Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ТИҮне яклап митинг үтте


Митингта катнашучылар
Митингта катнашучылар

24 июньдә  Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәген яклап һәм Хәтер көненә багышланган митингта 15 кеше катнашты.

Казанның Ленин бакчасында үткән митингта "Бөтентатар иҗтимагый үзәген бетереп була! Татар халкын бетереп булмый!", "Бөтентатар иҗтимагый үзәген яклыйбыз-Татарстан дәүләтен яклыйбыз", "Татарстан 2021=1937", "Президент Миңнеханов! Татарстан республикасына нигез салган бөтентатар иҗтимагый үзәген нигә якламыйсыз?" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

15ләп активист катнашкан митингны ТИҮ әгъзасы Рәүф Ибраһимов ачып җибәрде. Аның фикеренчә, прокуратураның, Русия һәм Татарстан конституцияләрен яклап чыккан ТИҮне экстремистлыкта гаепләп ябарга теләве бөтенләй аңлашылмый.

"Без, прокуратура эшлисе эшне, әйтәсе сүзне әйтәбез һәм шуның өчен ТИҮгә прокуратура бәйләнә", дип белдерде ул.

Ибраһимов митингның икенче темасы булган Хәтер көненә карата да фикерен әйтте. Хәтер көне бөтен дөньяга билгеле дата һәм татарлар өчен фаҗига көне, диде.

"Кем өчендер Хәтер көне датасын үзгәртергә тырышу кирәк ахры. Узган ел аны безгә хакимият үткәртмәскә тырышты. Хәзер инде Татарстан диния нәзәрате Хәтер көненә кагыла башлады. 30 ел буена Хәтер көненә карата берни дә әйтмәгәч хәзер диния нәзарәте Хәтер көненең датасын үзгәртергә җыена. Бу хәл Хәтер көненә күпмедер дәрәҗәдә зыян китерү булып тора. Хәтер көне моңа кадәр кайчан һәм ничек узган, моннан соң да шулай узачак", дип белдерде ул.

Икенче бер милли активист Галишан Нуриәхмәт Татар иҗтимагый үзәгенә басым Казанның Карл Маркс урамындагы бинадан куып чыгару белән башланды, диде.

"Биш ел элек татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеген ябып куйдылар. Бу турыда Азатлык радиосы һәм "Коммерсант" газеты гына язып чыкты. Карл Маркс урамындагы ТИҮ бинасы бүген буш тора, аны махсус безне куыр өчен саткан кебек кенә эшләделәр. ТИҮне япсалар да мин аптырамыйм. Башкортларның "Башкорт" оешмасын яптылар инде. Русиядәге коррупциягә каршы көрәшүче оешманы да экстремист дип яптылар. Без Русия, Татарстан конституцияләрен яклап чыгыш ясыйбыз, ә конституцияне үзләре бозучы җитәкчеләребез ТИҮне ябарга кирәк дип йөриләр", дип белдерде Нуриәхмәт.

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев, оешманы ябарга теләүнең бик әшәке ягы бар, дип саный.

"ТИҮне ябарга теләп мәхккәмәгә бирү ул татар халкын мыскыл итү, санга сукмау, аны юк дип санау кебек. Нигәдер татар халкын юк дип уйлыйлар. Әлбәттә татар халкы бик толерант, әдәпле һәм түземле халык. Әмма безнең дә миллли горурлык бар. Без татар тарихы, Татарстан дәүләте белән горурланабыз. Бердәнбер татар оешмасына каршы көрәшү бер дә дөрес түгел", диде ул.

"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зинәтуллин сүзләренчә, милли мирас, татар телен, татар халкын яклау, саклау белән, федерализм белән шөгыльләнүче ТИҮне экстремист оешма дип ябарга җыену-көлке.

"Миңа ТИҮнең уставының хәзер генә экстремистик дип табылуы һич аңлашылмый. Моңа кадәр Юстиция министрлыгы бу уставны теркәгән бит, ник ул хәзер кинәт кенә эктремистик булырга тиеш? ТИҮне ябарга теләү минемчә сәяси заказ кебек. Бу заказ Казан Кирмәненнән килә дип уйлыйм. Мәскәү Кирмәне өчен дә бу кирәктер анысы. Әмма фактта Казан Кирмәне бу процесны башлатты. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов телләрне, мәдәниятләрне үстерәсе урынга, президентның функциясенең бер өлешен башкарып килгән ТИҮне хәзер юкка чыгарырга җыена. Бу әлбәттә минем фикерем. Мин ТИҮгә карата ачылган мәхкәмә эшендә хөкемдарның гадел хөкем итүен таләп итәм", дип җиткерде Зиннәтуллин.

Шагыйрә Нәҗибә Сафина, үз чыгышында без кануннар нигезендә каралганча бөтен татар халкының үз дәүләте булуын телибез, дип җиткерде.

"Без үзебезнең хокук системының булуын телибез. Безнең үзебезнең хокук системыбыз булмый икән, без хәзерге хәлдән берничек тә чыга алмаячакбыз. Без татарлар меңәрләгән еллар буенча тамчылап җыйган зур байлыгыбызны-телебезне саклап калырга тиешбез. Моның өчен безгә милли мәгариф системын торгызырга кирәк. Әмма Татарстан хөкүмәте безнең белән уен уйный. Хакимият безнең куркаклыкны күргәнгә күрә гел өстебезгә басып тора", дип белдерде шагыйрә.

Нәҗибә Сафина үз чыгышын шигырь белән тәмамлаган арада аның артында басып торган галим Барый Ярышевның Сафинага кисәтү ясавын яратмаган бер шәхес Ярышевны этеп екты. Ярышев үзенә ясалган әлеге һөҗүмнән соң бу кешене полициягә шикаять итәчәген әйтте. Митинг ахырында полиция хезмәткәрләре әлеге шәхесне Казанның Япеев полиция үзәгенә аңлатма язарга алып китте.

Ике сәгатькә якын барган митинг ахырында чараның резолюциясе кабул ителде. Резолюциядә Татарстан прокуратурасыннан ТИҮне гаепләү һәм мәхкәмә дәгъвасыннан баш тартуы таләп ителде. Шулай ук Татарстан президенты һәм Дәүләт Шурасыннан ТИҮне яклау соралды.

Митинг бергәләп Туган Тел җырын башкару белән тәмамланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG