Accessibility links

Иваново өлкәсендә ир-ат өч кешегә ут ачкан


Гомум фото
Гомум фото

Бер кеше үлгән, ике кеше яраланган.

Иваново өлкәсенең Кохма шәһәрендә ир-ат кешеләргә ут ачкан. Бу хакта "Интерфакс" үз чыганакларына таянып хәбәр итә.

"Көнкүреш бәхәстән соң ир-ат үз танышларына ут ачкан һәм өч кешегә аткан. Шуннан соң ул өйгә кереп киткән һәм якын килүчеләргә корал күтәргәр", дип сөйләгән "Интерфакс" әңгәмәдәше.

Атыш нәтиҗәсендә бер кеше үлгән, дип хәбәр ителә. Яраланган ике кеше хастаханәгә озатылган.

Якынча мәгълүматларга күрә, әлеге низагъның сәбәбе дип коллекторларның бурычлы ир-аттан әҗәтен кайтарырга теләве дип язалар.

"Әлеге ир-атның бурычы җыелган була. Аңа коллекторлар килгән. Ул аларга ут ачкан", дип белдергән "Интерфакс" чыганагы.

11 майда Илназ Галәвиев Казанның 175нче гимназиясендә мылтык белән ут ачкан иде. Атыш нәтиҗәсендә 9 кешенең гомере өзелде. Дәүләт шурасының соңгы утырышында Татарстан депутатлары Русия думасы һәм хөкүмәтеннән корал турындагы кануннарны кырыслатуны сорап мөрәҗәгать юллады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG