Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Урам паркында "Яңа Сабантуй" узды


Казанның Урам паркында "Яңа Сабантуй" узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:39 0:00
26 июнь кичендә Казанның Урам экстрим паркы мәйданында "Яңа Сабантуй" үтте. Анда капчык киеп, кашыкка йомырка куеп йөгерү, көянтә белән су ташу кебек уеннар белән бергә балалар мәйданчыклары, төрле остаханәләр дә эшләде. Төп сәхнәдә “Усал”, “Гауга”, “Аигел”, Ilgiz кебек җырчылар татарча үзгә җырларын башкарды. Шулай ук өчпочмак ашауда беренче чемпионат та уздырылды. Казан дәүләт мәдәният институты студентлары исә тамашачыларга Габдулла Тукайның “Су анасы” әкиятенең концептуаль-хореографик версиясен тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG