Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халыкларының туган телләр фонды башлыгы һәм аның урынбасары 15,5 миллион сум урлауда шикләнелә


Архив фотосы
Архив фотосы

Фонд 2019 елда эшли башлаган иде.

Русия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фондының башкарма мөдире Владимир Соболев һәм аның урынбасары Дмитрий Федоров 15,3 миллион сумнан артык акча үзләштерүдә шикләнелә. Акча Русия Мәгариф министрлыгы тарафыннан дәреслекләр әзерләүгә бүлеп бирелгән булган.

"Тикшерү фикеренчә, фондның башкарма мөдире Владимир Соболев һәм аның урынбасары Дмитрий Федоров беренче һәм өченче сыйныф өчен долган, вепс һәм алеут телләрендә дәреслекләрне бастыру өчен ялган килешүләр төзеп бюджет акчаларын урлаган ", дигән ТАССка үз чыганагы.

Җинаять эше 25 өлештән тора. Урланган акчалар Соболев һәм Федоров контролендәге шәхси эшкуарга күчерелүе әйтелә. Акча үзләштерү турында полициягә мәгариф министрлыгы вәкилләре хәбәр иткән.

Русия президенты Владимир Путин 2018 елның 26 октябрендә Русия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды төзү турында фәрман имзалады. Фонд "Русия дәүләтенең тарихи-мәдәни мирасы һәм рухи байлыгы булган Русия халыклары туган телләрен саклау һәм өйрәнү шартлары тудыру максатыннан төзелә" диелде.

Фонд 2019нче елда эшли башлады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG