Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куштау активистына халыкны җыеп чәй эчү чарасы уздырган өчен эш ачылган


Фәрит Рәхмәтуллов

Фәрит Рәхмәтуллов Куштау шиханында май ахырында чәй мәҗлесе оештырган, анда 150ләп кеше Русия думасына сайлаулар хакында сөйләшкән.

Май ахырында Куштау шиханында кеше җыеп чәй эчү чарасы оештырган өчен Башкортстандагы экология активисты Фәрит Рәхмәтулловны административ җаваплылыкка тартырга җыеналар. Бу турыда активист Уфадагы Эхо Москвы радиосына сөйләгән.

Аның сүзләренчә, чарага республиканың төрле төбәкләреннән 150ләп кеше килгән. Чарада Русия думасына сентябрьдә булачак сайлау турында фикер алышканнар. Чәй мәҗлесенә чакыру социаль челтәрдә Фәрит Рәхмәтуллов битендә чыккан булган. Май ахырында узган бу мәҗлес өчен активистны җавапка тарту өчен полиция узган дүшәмбедә өенә килеп җиткән.

Рәхмәтулловка каршы җәмәгать урыннарында күпләп кеше җыелуын яки хәрәкәт итүен оештырып, җәмәгать тәртибен бозу дигән маддә белән административ эш ачылган.

"Полиция 29 майдагы чәй эчү чарасы өчен әзер беркетмә белән килде. Без шундый чара уздыру турында хакимияткә алдан хәбәр итмичә, канун бозганбыз. Ләкин кешеләр кунакка чәй әчәргә барырга җыена икән, нинди хәбәр итү кирәк булсын? Нәтиҗәләрне көтәрбез. Бер әйбергә дә кул куймадым, чөнки монда канун берничек тә бозылмаганын аңлаттым. Без шәһәрләрдә, мәйданнарда җыелмадык, урманда кунаклар белән утырдык. Самавыр куеп, җәй эчтек" дип аңлаткан активист.

Рәхмәтуллов сүзләренчә, чарада катнашучылар Русия думасына сайлауга үз намзәтләрен сайлаган.

"Халыкны алдаучыларга ничек итеп тавышларыбызны бирмәскә – чәй мәҗлесендә шул турыда сөйләштек. Хәзер безгә дәүләт бу турыда сөйләшүне дә тыячакмени инде? Сарыклар кебек шул сайлауга алып барырмы? Безнең тавышларны урлап кына бетерсеннәрме? Ягъни хәзер халыкның монда да тавышын кистеләр – җыелып сайлаулар турында фикер алышуны да", дип сөйләгән Рәхмәтуллов.

Миңа каршы ачылган административ эшнең каралу көне әлегә билгеле түгел, дигән активист. Шул ук вакытта узган ялларда алар янәдән чәй эчәргә җыелган, ансына 300 ләп кеше килгән. Чараның кайда узуын әйтүдән активист баш тарткан.

Җәмәгать урыннарында күпләп кеше җыюны яки хәрәкәт итүен оештырып, җәмәгать тәртибен бозу дигән маддә берничә йөз мең сумга кадәр штраф яки 30 тәүлеккә кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасын күздә тота.

Фәрит Рәхмәтуллов – былтыр Куштауны яклап көрәшүчеләрнең берсе. Куштау активистларын кыйнауда гаепләнүче Ишембай районы башлыгы Азамат Габдрахмановның вазифадан китүен таләп иткән җыеннарны башлап йөрде, моның өчен аңа 40 мең сум штраф җәзасы бирелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG