Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вакцина кадаткан дүрт русияледә Грециягә килгәч COVID-19 тапканнар


Бу ялган таныклык очраклары түгел, әлеге кешеләр чыннан да вакцина кадаткан булган диелә.

Мәскәүдән Афинага очып килгән русияләр арасында дүрт кешедә COVID-19 табылган, алар хәзер карантинга ябылган. Әлеге кешеләрнең коронавируска каршы вакцина кадату хакында таныклыклары булган. Бу турыда чыганакка таянып РИА Новости яза.

Агентлыкның туризм тармагындагы әңгәмәдәше әйткәнчә, сүз ялган таныклык турында бармый, бу кешеләр чыннан да вакцина ясаткан булган. "Элек чикне чыкканда вакцина кадаткан кешеләр арасында чирлеләр берән-сәрән очрый иде, монысында берьюлы дүрт кеше ачыкланды" дигән ул.

Чыганак сүзләренчә, русияләрнең үз илендә вакцина ясатып килеп, чир табылу очраклары Кипрда да ачыкланган.

Греция 30 июньнән русияләр өчен илгә керү кагыйдәләрен кырыслатты. Вакцина кадату таныклыгы булса да, алар коронавируска тест бирергә тиеш. Таләпләрне кырыслату коронавирусның Һиндстанда килеп чыккан яңа штаммы таралу һәм Русиядә эпидемиология хәле начараю аркасында эшләнгән.

Май ахырыннан Русиядә COVID-19ның тәүлеклек күрсәткечләре кискен арта башлады. Тәүлеклек артым 10 меңгә җитте. Тагын бер айдан бу күрсәткеч ике тапкыр үсте. 28 июньгә рәсми саннарга карый, Русиядә тәүлек эчендә 21 650 кешедә COVID-19 рәсман расланган. Пандемиянең өченче дулкыны шартларында Русиянең ике дистә төбәге халыкны вакцина кадатырга мәҗбүр итә торган таләпләр кертте. 28 июньдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада халыкка мәҗбүри вакцина кадату таләбен кертү әлегә кирәк түгел дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG