Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилә Низаметдин ун елдан артык тәнәфестән соң яңа альбом чыгарды


Җәмилә Низаметдин
Җәмилә Низаметдин

"Сәйяр татар" дип исемләнгән тупламага унике җыр кергән.

Финляндиядә яшәүче автор-башкаручы Җәмилә Низаметдин иҗаттан ун елдан артык туктап торганнан соң яңа альбом чыгарды. "Сәйяр татар" дип аталган тупланма 12 җырдан тора. Анда Җәмилә үзе язган җырлар белән беррәттән аның ире – композитор, музыкант Ренат Бакиров һәм Ренатның әтисе, танылган татар композиторы Рафаил Бакиров иҗат иткән җырлар да кергән.

Җәмиләнең соңгы альбомы 14 ел элек, 2007 елда дөнья күргән иде.

"Мин ун еллап дәшми тордым, ләкин иҗат утым сүнмәде. Бу җырларымда эчке хис-тойгыларым чагылды, ә музыка сүз белән әйтеп булмаган, ләкин әйтмичә дә калдыра алмаган җан тибрәнүләремне белдерә", дип уртаклашты Җәмилә.

Альбомдагы җырлар төрле темаларны колачлый. "Мишәркәем" татарларны берләшергә чакырса, "Дуңгызлар" дип аталган җырда автор ир белән хатын арасына кереп, гаиләләрне җимерүчеләргә ачуын белдерә. Моннан тыш, тупламага "Һелсинки–Казан", "Уфа", "Татарның Сәйяр бер баласы", "Әнием" һәм башка исемдәге җырлар да кергән.

"Әнием" җыры минем турыда гына түгел. Ятим, әнисез калган нарасыйлар дөнья тулы. Аларга әйтәсе сүзем: бирешмәгез, егылганда да торып китәргә көч табыгыз!" ди Җәмилә.

Җырчы альбом яздыруның пандемия вакытына туры килүен искәртә. "Җиңел булды димәс идем, хастаханәдә 15 сәгать эшләп кайтканнан соң яздырырга туры килде, музыкантларымның кайберләре үзләре дә ковид белән чирләде. Ләкин авырлыкларга карамыйча, без ахыр чигенә җиттек", ди ул.

Альбомны барлык интернет платформаларда, шул исәптән YouTube-та да тыңлап була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Storeһәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG