Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Фәридә Зәбирова белән хушлаштылар


Казанда Фәридә Зәбирова белән хушлаштылар
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:38 0:00

Казанның Мәрҗани мәчете янында Русия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе, танылган архитектор һәм җәмәгать эшлеклесе Фәридә Зәбирова белән хушлаштылар. Ул озак авырудан соң 67 яшендә коронавирустан вафат булды.

Фәридә Зәбирова 1954 елның 11 февралендә дөньяга килә. 1976 елда Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлый. 2009 елдан ул Русиянең тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе урынбасары булып эшләде. Быел оешманың рәисе вазифаларына керешкән иде. Ул Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында да белем бирде.

Зәбирова Казанның тарихи архитектурасын саклау өчен көрәште. "Болгар номерларын" сүтүгә каршы чыкты. Активистлар белән Фәридә Зәбирова җимерелгән Татар бистәсе буйлап, экскурсия оештырды.

Азатлыкка биргән бер әңгәмәсендә ул тарихи Казанның комсыз хуҗалар кулында калуы турында сөйләгән иде.

"Катгый чаралар булмаса, төзелеш сәясәте шәһәрне бетерә. Нәфеснең чиге юк. Җирне тиз генә алып аннан файда күрү ягын карыйлар", дип сөйләгән иде ул.

Фәридә Зәбирова Казанның Яңа татар зиратында җирләнде.

XS
SM
MD
LG