Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Хакимият көзгә халыкның 60 процентын вакциналау ниятеннән баш тарткан


Казанда вакцина ясатучылар
Казанда вакцина ясатучылар

Төбәкләргә 1 сентябрьгә халыкның 30-35 процентын булса да вакциналарга кушыла. Коллектив иммунитетны исәпләгәндә COVID-19 белән авырып терелүчеләр дә исәпкә алыначак.

Русиянең COVID-19га каршы көрәш оператив штабы төбәкләргә яңа план төшергән, анда федераль үзәк 1 сентябрьгә халкының 60 процентына вакцина кадату ниятеннән баш тарта, дип яза Дождь. Бу турыда сайтка аның ике төбәктәге чыганаклары сөйләгән. Яңа планга ярашлы, көзгә халыкның 30-35 процентына вакцина кадату да җитә, коллектив иммунитетны исәпләгәндә COVID-19 белән авырып терелгән кешеләр дә исәпкә алыначак.

Моңа кадәр хакимият илдә коллектив иммунитет барлыкка килсен өчен зурларның 60 процентына вакцина кадату кирәк дип әйтеп килде. Бу санга 18 яшькә кадәрге балалар һәм коронавирус белән чирләп, антитәнчекләре булган кешеләр кертелмәде.

Оператив штабта Дождь соравына "60 процентны вакциналау теләгеннән баш тарту юк" дип җавап биргәннәр. Сайт сорашкан төбәк вәкилләре 30-35 процент "чынга ашу ихтималы зуррак булган сан", 60 процентка җиткерү тормышка ашырырлык түгел дип бәяләгән.

Июнь башында Русия сәламәтлек саклау министрлыгы вакцина кадату планы 25 процентка үтәлде дип хисап биргән иде. Вице-премьер Татаьяна Голикова президент Владимир Путин белән очрашуда Русиядә коронавирустан 16,7 млн кеше вакцина кадатты дип белдерде. Зурларның 60 процентын вакциналау планы үтәлсен өчен, 68,6 миллион кешене вакциналарга кирәк диелә.

Шул ук вакытта төбәкләргә яңа таләпләрне үтәү дә авыр булачак, чөнки моның өчен табиблар җитми, дигән төбәк вәкилләре.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров 2 июльгә дәүләт хезмәтендәгеләрнең 60 проценты коронавирус вакцинасы кадаткан булырга тиеш дигән таләп куйган иде. Республика вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдергәнчә, Башкортстанда хәзер COVID-19 вакцинасының беренче өлешен 515 меңгә якын кеше кадаткан, бу республика халкының 12,5 проценты чамасы.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 26 июньдә республикада COVID-19га каршы вакцина ясатырга теләүчеләр арта, көнгә 10-11 мең кеше вакцина кадата дип белдерде. Татарстан сәламәтлек министрлыгы мәгълүматына карый, 26 июньгә республикада 502 659 кеше вакцина кадаткан , бу халыкның 13 процентыннан артык.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG