Куштау шиханын яклау чараларында актив катнашуы белән билгеле булган, Башкортстанның атказанган химигы 85 яшьлек Федор Кузьменконың гаражыннан узган төндә машинасын алып чыгып, җимергәннәр.
Машинасына һөҗүм булганын Федор Кузьменко бүген иртән күреп алган. Аның йорты янындагы гараж капкасы ачык, ә автомобиль җимереп ташланган булган. Гараждагы әйберләр урланмаган диелә. Кузьменко полиция чакырган, дип хәбәр итә Пруфы.ру сайты.
Кузьменко бу хәлләрнең яшүсмерләр шуклануы гына булмавын әйтә. Машинаны йөреп килү өчен яшүсмерләр урлаган булса, алар аны кире кайтармас иде, ди ул. Машина эчендә документлар салынган кечкенә букча да урланмаган, аны бакчага алып ташлаганнар.
Кузьменко яши торган Үрнәк авылы кешеләре бу пенсионерның Куштау шиханын яклап чыккан өчен аннан үч алу һәм янау булырга мөмкин дип саный.
Фёдор Кузьменко 85 яшьтә. Ул узган елның августында Куштауда бәрелешләр вакытында шиханны яклаучылар лагеренда яшәде. Радий Хәбировка тауны саклап калуны сорап берничә кат мөрәҗәгать итте. Башкортстанның атказанган химигы, Губкин исемендәге бүләк иясе.
Узган елда Куштауны яклаган чаралар кызган вакытта билгесез кешеләр аның йорты янына мәетләр ташый торган машина (катафалк) чакырткан булган.
2021 елның 3 мартында төнлә Башкортстанның Чакмагыш районында яшәүче оппозиция сәясәтчесе, Куштауны яклаучы активисты Руслан Нуретдиновның да машинасы янган иде. Активист үзе моны район администрациясенең эшчәнлеген тәнкыйтьләүләргә һәм сайлауда катнашырга теләвенә бәйле рәвештә аны куркыту гамәле дип бәяләде. 4 майда машинага ут төртү эше мәхкәмәсе тәмамланды, бу җинаятьне кылуда үзен гаепле дип таныган кешегә ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелде.
Июнь башында Руслан Нуретдинов үзе элек яшәгән йорт янында торган автомобиль янганын хәбәр итте. Бу турыда ул ВКонтактеда язып чыкты. Руслан сүзләренчә, бу аның сәяси эшчәнлеге аркасында эшләнгән, әмма дошманнары аннан үч алабыз дип уйлап башка кешеләрнең милегенә зыян салган.
Руслан Нуретдинов машина яндыру аның район шурасына сайлауда намзәт буларак катнашырга ниятләве белән бәйле дип саный. Машина аның элеккеге йортын сатып алган гаиләнеке.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!