Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гватемала Русиядән "Спутник V" өчен түләп куелган акчаларын кайтаруын сорый


Архив фотосы
Архив фотосы

Коронавирустан вакцина өчен Гватемала Русиягә 80 млн доллар алдан түләп куйган, ләкин Русия 16 млн доза урынына 150 мең доза гына җибәргән.

Гватемала җитәкчелеге Русиядән "Спутник V" вакцинасы өчен алдан түләп куелган акчаларын кире кайтаруны сорый. Русия килешенгән вакытка вакцинаны тиешле күләмдә бирә алмаган. Бу турыда илнең сәламәтлек саклау министры Мария Амелия Флорес парламент депутатларына әйткән.

Министр сүзләренчә, алар Русия туры инвестицияләр фондына җавап бирү өчен биш көн вакыт куйган. Җавап вакытында булмаса, юридик алымнар белән эш итә башларбыз дигән Гватемала рәсмие.

"Без акчаны кайтаруыгызны сорыйбыз. Берәр вакыт вакцинаны сатырга мөмкинлегегез килеп чыкса, аны китергәч түләрбез" дигән министр.

Prensa Libre газеты язганча, Гватемала Русиядән 16 млн доза вакцина алырга теләп, шуның бәясенең яртысын түләп куйган булган. Бу 80 млн доллар чамасы диелә. Ләкин хәзерге вакытта илгә Русиядән нибары 150 мең доза гына вакцина китерелгән.

Гватемалада рәсми рәвештә барлыгы 292 мең кешенең яңа төр коронавирус йоктырганы теркәлгән. Барлыгы 9 147 кеше үлгән диелә. 925 мең кешегә вакцина кадатылган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG