Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста кулга алынган русияле Русия ватандашы булырга теләмәвен белдерде


Дмитрий Попов
Дмитрий Попов

Дмитрий Попов узган елда киңкүләм чуалышлар оештыруда гаепләнеп кулга алынган. Ул Русиянең үз кешеләрен якламавын әйтеп, Русия президенты Владимир Путиннан үзенең ватандашлыгын алуын сорый.

Беларуста тикшерү изоляторында тотылучы русияле Дмитрий Попов Владимир Путиннан үзенең ватандашлыгын алуын сораган. Бу турыда ул төрмәдән сеңлесенә язган хатында әйткән, дип хәбәр итә Азатлык радиосының беларус редакциясе.

"Мин бер елдан артык Русия үз ватандашларын ташламый дигән шигарьнең үтәлүен көттем, Владимир Путин шулай дип кабатларга ярата. Чынлыкта бөтенләй башкача булып чыкты. Русия кайбер очракларда үз кешеләре бәласенә сукыр кала икән. Русия җитәкчелегенә файда китерә алган очакларда гына ярдәм кулы сузыла. Минем шикелле гади кешеләрне яклап беркем дә чыкмас, миндәйләр өчен чикләүләр дә алынмый, тагын бер нефть салу танкеры да сатып алмаслар" дип язган Попов.

Русия консулы төрмәдә бер тапкыр гына яныма килде, "син барысын да аңлыйсың бит инде" диде, дип яза ул. Бу вакытта Поповны төрмәдә газаплауларга дучар иткәннәр, әмма Русия дипломаты аның хәлен җиңеләйтү өчен берни дә эшләмәгән, диелә.

Хатында Дмитрий Попов "башка ил мәнфәгатьләре хакына үз ватандашын корбан итә торган" илнең ватандаш паспорты иясе буласым килми дип яза. Ул "хыянәтче илнең" ватандашы булырга теләмим ди.

Дмитрий Попов Беларус президенты сайлауларында катнашырга теләгән блогер Сергей Тихановскийга каршы ачылган җинаять эше нигезендә кулга алынган. Ул Тихановский һәм аның хатыны, президентлыкка намзәт Светлана Тихановскаяның "Страна для жизни" дип аталган Youtube-каналын алып барган булган. Поповны 2020 елның июне башында тоткарладылар. Аңа каршы дүрт җинаять эше карала, шул исәптән ул киңкүләм чуалышлар һәм нәфрәт уяту маддәләре белән дә гаепләнә. Поповка 15 елга кадәр төрмә җәзасы бирелергә мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG