Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстан" киностудиясенең элеккеге җитәкчесе, режиссер Азамат Хужахмәтов вафат

Азамат Хужахмәтов
Азамат Хужахмәтов

Азамат Хужахмәтов 50дән артык документаль, публицистик һәм музыкаль фильмнар авторы, Русия һәм республика күләмендә телефестивальләр лауреаты.

Башкорстанда танылган режиссер, 2012-2018 елларда "Башкортстан" киностудиясе җитәкчесе Азамат Хужахмәтов вафат. Аңа 57 яшь булган. Үлеменең нидән булуы хәбәр ителми.

Азамат Хужахмәтов документаль фильмнар режиссеры. 50дән артык документаль, публицистик, музыкаль фильмнар авторы. Русия кинематографистлар берлеге әгъзасы була.

Гомеренең зур өлешен телевидениега багышлый. Мәскәүдә һәм Башкортстанда телеканалларда җитәкче була. 2002 елдан – "СТС-Уфа" телеканалы баш мөдире, 2011 елдан – "Россия-Башкортстан" каналында баш режиссер. 2012 елның февраленнән "Башкортстан" киностудиясен җитәкли. 2018 елда аның бу вазифадан үз теләге белән китүе хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG