Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элек Татарстан төзелеш министры урынбасары булган Айрат Гатиятов Русия мәгариф министры урынбасары итеп билгеләнде


Айрат Гатиятов
Айрат Гатиятов

Узган елның җәеннән Айрат Гатиятов Русия министрлыгының бюджет инвестицияләре департаментын җитәкләгән.

2015-2019 елларда Татарстан төзелеш министрының урынбасары булып торган Айрат Гатиятов Русия мәгариф һәм фән министрының урынбасары итеп билгеләнде. Бу турыда фәрманны Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин имзалаган.

Айрат Гатиятовка 32 яшь, ул Казанда финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Соңыннан архитектура-төзелеш университетында төзелеш белгечлегенә магистратурада укыган. 2012 елдан Татарстан төзелеш министрлыгында министр ярдәмчесе, соңрак аерым программнар идарәсе җитәкчесе һәм министр урынбасары була. Узган елның июнендә ул Русия мәгариф һәм фән министрлыгының бюджет инвестицияләре департаменты җитәкчесе итеп куелган.

2020 елның гыйнварында элек Татарстанның төзелеш министры булган Марат Хөснуллин Русия вице-премьеры итеп билгеләнгән иде. Хөснуллин 2010 елда Мәскәү шәһәре төзелеш департаменты җитәкчесе итеп чакырылды.

Моннан тыш, 2007 елдан Татарстан сәламәтлек саклау министры булып торган Айрат Фәррахов та 2013 елда Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп куелган иде. Бер елдан ул Русия финанс министры урынбасары вазифасын биләде. Хәзерге вакытта Русия думасы депутаты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG