Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әгъләм.Галәм" спектакле: шагыйрьне яшьләргә таныту адымы


Спектакльдән күренеш
Спектакльдән күренеш

Кәрим Тинчурин театры татар шагыйре Мөдәррис Әгъләм иҗаты, тормышына багышланган спекталь күрсәтте һәм театраль сезонын япты. Азатлык өчен көрәштә чыгышлар ясаган, вакытында "неформат" булган шагыйрьнең лирик һәм милләтпәрвәр шигырьләре яңгырады.

Спектальне сәхнәгә әзерләгән режиссер Туфан Имаметдинов аны кую фикере Мөдәррис Әгъләмнең (1946-2006) иҗаты, аның шәхесе соңгы вакытта онытылып барганга күрә барлыкка килде, дип аңлатты. Ә бу шагыйрь үзенең ихласлыгы һәм көче белән аерылып тора.

Тинчурин театры Мөдәррис Әгъламга багышланган спектакль күрсәтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:46 0:00

Пәрдә ачыла һәм өстән акрын гына әллә метеорит, әллә таш төшә. Сәхнәдә аннан башка бер генә декорация дә юк. Таш кыялы тауга да әйләнде, күктә йөзә торган астероидны да хәтерләтте. Ул сәер формада, очлы, кәкре, нәкъ Мөдәррис Әгъләм кебек, форматка сыймый торган, үзенчәлекле, галәмдә оча торган да, кыя кебек текә дә. Спектакль барышында ташлы кыядан сикереп тә егыла кеше, ул таш терәү дә була, хыялланырлык, галәмгә очарлык урынга да әверелә. Зур таш тирәли сәхнә әйләнә.

Диварда мәрхүм шагыйрьнең видеоязмасы барлыкка килә. Иске микрофон, бәләкәй һәм җиңел гәүдәле Мөдәррис Әгълам чыга, күзлеген кия һәм менә ул үзе, сәхнәдән ярып салырдай итеп шигырен сөйли башлый. Аның шигырь сөйләвен дәвам итеп сәхнәгә киемсез калган, шәрә актер чыга һәм "Гомер җыры" шигырен яңгырата.

Шагыйрьнең гомере дә дөнья малыннан баш тартып, вөҗдан белән килешеп кенә яшәүнең иң зур кыйммәт булуына ишарә. Мөдәррис Әгъләмне белүчеләр аның шундый шәхес булуын хәтерли. Спектакль шулай башлана һәм азакта да кеше шәрә кала. Инсанның дөньяга бернәрсәсез килүе һәм бу дөньядан шулай ук "шәрә" килеш китүе бу.

Шигъри спектакльдә сигез актер Резедә Сәләхова, Артем Пискунов, Зөлфәт Закиров, Айсылу Мөсәлләмова, Салават Хәбибуллин, Альбина Гашигуллина, Эдуард Никитин, Айдар Фәтхрахманов катнаша, алар бер-берен алыштырып Мөдәррис Әгъләм шигырьләрен укый. Үзәкне өзгеч итеп, кайчак эретеп, кайчак сискәндереп. Актерларның кулында микрофон, һәрберсе аны тотып шигырь сөйли. Режиссер махсус аны чыбыксыз микрофонга әйләндермәгән сыман, чөнки бу да Мөдәррис Әгъләм чорына сәлам булып кабул ителә, чыбыклы һәм таяктагы микрофон аша шагыйрь күңелен ачып сала, микрофон ул рупор образы.

Спектакльдән күренеш
Спектакльдән күренеш

Тамашада шагыйрьнең лирик шигырьләре күбрәк яңгырады. Мәхәббәт, ярату, хыянәт, өзгәләнү, бәргәләнү, хискә рәхмәтле булу һәм аннан көч алу, илһамлану һәм тагын сыну, сындырылу, кыл өстендә калып, үлем белән тормыш арасында яшәү... Барысы да бар, Әгъләмнең сүзләре күңелләрне айкап чыгара. Шул ук вакытта ул татарлар, яшәеш турында шигырьләре яңгырый. Алар азрак, әмма бар. Спектакль азагында кара таш күккә күтәрелә һәм Мөдәррис Әгъләм тагын пәйда була һәм "Син дә әкиятмени?" шигырен сөйли, аның йөзе ташта күренә.

"...Сөембикә кызым, сеңлем, апам,
Әнкәм, әбкәм,
Син дә әкиятмени?
Әкиятләрнең начар беткәне юк,
Безгә начар бетү кирәкмени?

Безгә бару кирәк киләчәккә,
Яманлыкны кичеп чыгу кирәк.
Кирәк!
Кирәк!
Ә шул кирәк бүген
Сорау ала стенага терәп..."

Спектакль бер сәгатьтән артык дәвам итә, әмма бу вакыт аралагында Мөдәррис Әгъләмнең мирасын, аның бөеклеген, киң кырлы булуын күрсәтү мөмкин түгел. Шулай да омтылыш булды һәм режиссер ягыннан 1960нчы елларда кабынган йолдызның даһилыгын ачып салырга тырышу - зур хезмәт. Бу чор шагыйрьләре турында спектакльләр әлегә иҗат ителмәгән иде.

"Әгъләм.Галәм" спектаклен куючы режиссер Туфан Имаметдинов шәхсән үзе бөек шагыйрь белән таныш булмаган, әмма Мөдәррис Әгъләм кебекләр гасырга бер туа торган шәхес, дип Азатлыкка бу тамашаны кую фикере турында сөйләде.

Туфан Имаметдинов
Туфан Имаметдинов

— Мөдәррис Әгъләм турында яшьләр һәм гомумән кешеләр бик аз белә. Беренче чиратта яңа буынны кызыксындырыр өчен яңача алымнар кулланып спектакль куярга булдык. Төп репетицияләрне караган кешеләр, элек Мөдәррис Әгъләм иҗаты белән таныш булмаса да, ул язган шигыйрьләр белән кызыксына башлады. Мөдәррис Әгъләмнең төп фикере милләт белән бәйле, миңа калса, ул бүгенге тел мәсьәләсенә кагылышлы вакыйгаларга карата үз фикерен әйтергә курыкмас иде. Ул матди дөньяга бәйле булып яшәмәде, аның көче дә шунда, - ди Имаметдинов.

Тинчурин театры арстисты Резедә Сәләхова бүген Мөдәррис Әгъләмне яңача ачтык, дип сөйләде Азатлыкка.

Резедә Сәләхова
Резедә Сәләхова

— Спектакльгә әзерлек барганда шигырьләрен укып кына чикләнмәдек. Мөдәррис абыйның нинди кеше, шәхес булганын тулысынча ачыкларга тырыштык, аның дуслары, танышлары, чордашлары белән бик күп сөйләштек. Ул үзенчәлекле кеше булган, башкалар нәрсә әйтер дип борчылып яшәмәгән, хәтта язучылар берлеге җыелышына бакча кәлүшләрен киеп килүен сөйлиләр. Ягъни тышкы атрибутларга исе китмәгән. Милләт язмышына битараф булмаган, үз фикерләрен әйтергә курыкмаган", диде Сәләхова.

Тамашада катнашкан артист Зөлфәт Закиров Мөдәррис Әгъләм иҗаты мәктәптә өйрәнелергә тиеш, дигән фикердә.

Зөлфәт Закиров
Зөлфәт Закиров

— Мөдәррис Әгъләмнең иҗаты уку програмына кертелгәнме — белмим, әмма, һичшиксез, мәктәп балалары аны өйрәнергә тиеш. Аның шигырьләре бүгенге көндә дә актуаль. Әйе, спектакль үзенчәлекле, әмма яшьләргә бу спектакль күп нәрсәне аңларга ярдәм итә, минемчә", диде ул.

Мәктәпләрдә Мөдәррис Әгъләм иҗаты өйрәтелә. 8 сыйныфтагыларның татар әдәбияты китабына аның " Каеннар булсаң иде", "Учак урыннары", "Җил дә җил", "Без" һәм "Сабантуй" шигырьләре кергән.

Тамашачы арасында спектакльне кабул итмичә чыгып китүчеләр дә булды. Язучы Рабит Батулла фикеренчә, гадәти спектакльләр сөючеләргә мондый тамаша туры килмәячәк.

Рабит Батулла
Рабит Батулла

— Гадәти булмаган спектакль. Туфанча булды бу спектакль. Аның һәр спектакле шулай символларга корылган, ә сюжет юк. Без күнеккәнчә, бер кызны өч егет ярата, алар арасында бер сюжет итеп корылган кебек түгел. Андый тамашаларны карарга яраткан тамашачыга монда ризык юк. Мөдәррис Әгъләмнең югары дәрәҗәле шигырьләре яңгырый, шигырьне укучылар да үз ролен әйбәт башкара, музыкаль бизәлеш тә бик урынлы булды.

Сәхнәдә булган таш кыя, шул ук вакытта галәмнән төшкән астероидны хәтерләткән таш ахырда шәрә калган артист белән өскә менеп киткән очракта финал шәбрәк булыр иде, минемчә. Мөдәрриснең шигырьләре югарыга, өскә менеп киткән төсле булыр иде", диде ул Азатлыкка.


Спектакльне караучылар арасында шагыйрь, язучылар, башка татар театрларының артистлары да күп иде, тамашага шулай ук Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да килде.

Тинчурин театры әлегәчә баш режиссерсыз эш итә. Театрның элекке баш режиссеры Рәшит Заһидуллин Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән низаг аркасында 2019 елның көзендә эшеннән киткән иде. Берара бу вазифага Туфан Имаметдинов билгеләнә дигән сүзләр йөрде, әмма режиссер күбрәк Чаллыда эшләде. Имаметдиновның "Әгъләм. Галәм" спектаклен кую театр коллективы белән эшләп буламы, юкмы дигәнне сынап карау, җирлекне әзерләү да була ала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG