Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актанышта кеше кыйнаган авыл башлыгына җинаять эше ачылган


"Бердәм Русия" фиркәсе әгъзасы Риназ Шәрипов 24 яшьлек журналист егетне урам уртасында кыйнап, бит сөякләрен сындырган иде.

17 июньдә Актанышта 24 яшьлек журналист егетне кыйнап, авыр тән җәрәхәтләре салган Риназ Шәриповка каршы җинаять эше ачылган. Бу турыда Интерфакс прокуратурага сылтанып яза.

Риназ Шәрипов ул вакытта Актаныш авыл җирлеге башлыгы вазифасында була, шулай ук "Бердәм Русия" фиркасендә торган. Бу хәл килеп чыкканнан соң аны "Бердәм Русия" фиркасеннән чыгарып, вазифасыннан алганнар диелде.

Кыйналган егет Раил Харисов "Актаныш-информ"да эшләгән, ә Шәриповның сеңлесе анда җитәкче булып килгән диелә. Журналистның әнисе Ләйлә Харисова сөйләгәнчә, яңа җитәкче белән журналист сүзгә килешкән, бу ханым абыйсына Харисов миңа кул күтәрергә теләде дип зарланган.

Зыян күргән як Шәриповка каршы шикаять язачакларын әйткән иде. Кыйналган егет республика клиник хастаханәсенә китерелде, аның бит сөякләре сынуы ачыкланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Storeһәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG