Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан хастаханәләрендә ковид авырулар өчен ятаклар саны арттырыла 


Республика сәламәтлек саклау министрлыгы ковид ятакларны арттырырга мәҗбүр булуы турында белдерде.

Татарстанда кискен респиратор авыруларын дәвалаучы хастаханәләрдә киеренке хәл саклана. Бу хакта сәламәтлек саклау министрның беренче урынбасары Әлмир Абашев матбугат очрашуында сөйләде.

"Кискен респиратор авыруларны дәвалаучы хастаханәләрдә хәл киеренке булып кала. Бу авырып ятучыларның үз-үзен тотышы моделе үзгәрүе белән бәйле. Бүген без кешеләрнең амбулатор шартларда ничек дәваланганын белмибез диярлек. Авыру көчәйгәч кенә кешеләр үзләре хастаханәгә килә, йә агышыч ярдәм хезмәтен чакыра. Халыкка симптомнар күзәтелә башлау белән сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм. Бездә бушлай дарулар бар. Хәзер җиңелчә формада авырган кешеләрдә тиз арада сулыш алу кытлыгы, яки башка төр өзгәләнүләр башлана. Хастаханәләргә яшьләр дә китерелә", диде ул.

Министр урынбасары сүзләренчә, Татарстанда ковид ятакларны арттыралар. Моңа кадәр Казан белән Чаллыда ковид һоспитальләрне киңәйтү турында белдергәннәр иде.

"Кешеләр сырхауханәгә мөрәҗәгать итмичә турыдан-туры ковид ятакларга эләккәнгә күрә без ятакларны арттырырга мәҗбүр булабыз. Ягъни гадәти терапевтик, хирургик ятакларны респиратор авырулар өчен корабыз. Температуралы кешеләрнең һәрберсендә дә коронавирус дигән сүз түгел. Ләкин сулыш алу боызылуны без стационар хастаханәдә генә диагностика ясап белә алабыз. Бу бездән өстәмә ятаклар булдыруны таләп итә", диде Әлмир Абашов.

Бүгенгә Татарстанда 560 мең кеше вакцина ясаткан. Шуларның 392 меңе икенче дозаны алган. Шул ук вакытта 11 мең кеше икенче дозаны кадатырга сырхауханәгә килмәгән. Рәсми мәгълүматлар буенча, вакцина ясаткан 14 кеше коронавирус белән авырган.

Узган тәүлектә республикада 41 кеше коронавирус йоктырган. Бер атна эчендә авыручылар саны 14 процентка арткан. Пандемия башланганнан бирле Татарстанда COVID-19дан 543 кешенең гомере өзелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Storeһәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG