Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлебашта Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл куелды


Мөхәммәтшакир Тукаев һәйкәле
Мөхәммәтшакир Тукаев һәйкәле

Һәйкәл кую тәкъдиме белән татар җәмәгатьчелеге чыккан һәм бу эшне үз көчләре белән башкарган.

2 июльдә Башкортстанның Стәрлебаш район үзәгендә Мөхәммәтшакир Тукаевка һәйкәл куелды. Һәйкәл кую эшен башлап йөрүчеләрнең берсе, язучы, районның татар милли үзәге җитәкчесе Хисаметдин Исмәгыйлев Азатлыкка һәйкәлне рәсми ачу чарасы пандемия сәбәпле кичектерелүен сөйләде.

— Өч-дүрт ел элек якташыбыз Зәки Зәйнуллин Стәрлебаш тарихы һәм Мөхәммәтшакир Тукаев турында сөйләгән иде. Ул бу шәхес турында китап язачагын да әйтте һәм язды. Без шул чакта ук бу күренекле якташыбызның исемен мәңгеләштерү кирәклеге турында уйлап куйдык. Акрынлап акча җыеп, сынчысын табып, эшләтеп алдык. Һәйкәл кую өчен каршылыклар да булып алды, ләкин алар артта калды. Һәйкәл узган елның көзендә үк әзер иде. Урын өчен килешүләр дә вакытны алды. Һәйкәлне китапханә алдына куйдык. Аны, пандемия сәбәпле, әлегә рәсми ачмадык. Хакимият соңрак ачарга ышандырды, ләкин ул рәсми ачылмый торып калуы да бик ихтимал, - диде Исмәгыйлев.

Тукаевка һәйкәл кую эшен "Акмулла" фонды җитәкчесе Ягъфәр Хисмәтуллин һәм Хисаметдин Исмәгыйлев җитәкләгән.

Белешмә: Мөхәммәтшакир Мөхәммәтхарис улы Тукаев (1862-1932) 1867 елның 14 гыйнварында Уфа губернасының Стәрлетамак өязе Калкаш волосте (хәзер Стәрлебаш районы) Стәрлебаш авылында туа. Дини белемне Стәрлебаш мәдрәсәсендә ала. Оренбур татар укытучылар мәктәбендә укый. 1899 елда Казанда "Тарихы Стәрлебаш" дигән хезмәте басылып чыга. Бу китап туган төбәкне өйрәнү өчен татар телендә чыккан беренче хезмәт булып тора. "Иттифак әл-мөслимин" фиркасе әгъзасы. Мөселманнарның 1906 елда Петербурда узган 2нче Бөтенрусия корылтаенда катнаша. Уфа губернасыннан Русия империясенең 2нче (1907) һәм 3нче (1907-1912) чакырылыш Дәүләт думалары депутаты итеп сайлана, андагы Мөселман фракциясе әгъзасы була. Аның тырышлыгы белән 1909 елда Стәрлебашта малайлар, 1914 елда кызлар мәктәбе ачыла. Гомеренең соңгы елларында Оренбурда яши.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!
XS
SM
MD
LG