Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус сәбәпле, Мәскәүдә Сабантуй уздырылмый


Сабантуй Русия башкаласында 3 июльдә булырга тиеш иде. Мәскәү татар мохтарияты 2020 елгы онлайн Сабантуйның трансляциясен карарга тәкъдим итә. 

3 июльгә Мәскәүдәге "Коломенское" музей-тыюлыгы мәйданында планлаштырылган "Мәскәү Сабан туе-2021" булмаячак.

"Башкаладагы катлаулы эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, Мәскәү хөкүмәте тәкъдиме белән, бәйрәм уздырудан, шул исәптән онлайн-форматта уздырудан да тыелып торырга карар ителде", дип хәбәр ителә мохтариятның инстаграм-аккаунтында.

Оештыручылар белдерүенчә, Сабан туе кысаларында узарга тиешле көрәш буенча дөнья кубогы августка күчерелә.

3 июльдә Мәскәү татарлары мохтарияте сайтында теләге булган һәркем Мәскәү онлайн-сабан туеның былтыргы бәйрәм программасын күрә алачак.

"2022 елда мәскәүләрнең һәм башкала кунакларның яраткан бәйрәме безне яңадан "Коломенское" музей-тыюлыгында җыячак һәм бу дөньякүләм масштаблы якты һәм этномәдәни вакыйга булачак", диелә мохтарият белдерүендә.

Красногорски шәһәрендә узарга тиешле Мәскәү өлкәсе сабантуе да быел уздырылмады - бәйрәмгә дүрт көн кала, Мәскәү өлкәсе губернаторының Мәскәү өлкәсендә киңкүләм чаралар уздыруны тыючы фәрманы чыкты. Ул фәрман аркасында Мәскәү өлкәсендә ел саен уза торган тагын бер сабантуй - Домодедово сабан туе да уздырылмый калды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG