Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сочи халкын су басу куркынычы турында кисәткәннәр


Сочи
Сочи

Койма яңгырлар һәм давыл вакытында бер кеше һәлак булды.

Краснодар крае оператив штабы Сочи халкын эвакуация очрагына кирәкле әйберләрен җыеп куюны сорады. Сочиның Адлер һәм Хостинский районнарында озакка сузылган яңгырлар сәбәпле Хорота һәм Мацета елгаларының күтәрелүе көтелә дип кисәтте оперштаб.

"Халыкны су басу һәм елгаларның ярларыннан чыгуы турында кисәтүче җиһазлар кабызылды. Вазгыять эвакуация башларга мәҗбүр итсә, кешеләрдән документларын һәм беренчел кирәк-яракларын әзерләп кую сорала", диелгән хәбәрдә.

  • 4 июльдә Сочида көчле җил чыгып, койма яңгыр башланды. Яңгыр вакытында Сочида бер кеше һәлак булды, Адлерда агач авып ике кеше яраланды.
  • Лоо, Кудепста, Түбән Шиловка, Хлебороб, Красная Воля, Верхнениколаевское һәм Ермоловка авылларында җил һәм яңгыр сәбәпле электр тәэминәте өзелде. Давыл 34 агачны аударган. Шәһәр хезмәтләре көчәйтелгән тәртиптә эшли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG