Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тифлиста радикаллар Азатлык Радиосы журналистларына һөҗүм иткән


Дато Коридзе һәм Торнике Мандария
Дато Коридзе һәм Торнике Мандария

Тифлистә ЛГБТ-җәмәгатьчелеге уздырырга теләгән йөрешкә каршылар чуалышлар оештырды.

Тифлиста БМО вәкиллеге бинасы янында Азатлык Радиосының Грузин хезмәте журналистлары Торнике Мандария һәм Дато Кордизега һөҗүм булган. Алар эшләгән вакытта кыйналган. Журналистларның шулай ук эш җиһазлары зыян күргән.

Грузия башкаласындда дүшәмбе урамнарда чуалышлар башланды. 5 июль киченә Руставели проспектында ЛГБТ-җәмәгатьчелеге йөреш планлаштырган иде. Тәртипсезлекләрдә аларга каршы булучылар катнашты. Һөҗүм башлаучыларны тоткарлау турында мәгълүмат юк.

Элегрәк җирле матбугат чаралары Грузиягә паралменты янында журналистларга һөҗүм итүләр турында хәбәр иткән иде. Басмалар әлеге эшкә ультраконсерватив һәм радикал хәрәкәтләр вәкилләре катышкан дип яза.

Илнең эчке эшләр министрлыгын репортерларга һөҗүмне тикшерү башланды дип белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG