Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда вакцинация ясату темпы 3,5 айга соңарып бара


1 сентябрьгә Татарстанда вакцина ясату яшендәге халыкның 60 проценты вакциналанырга тиеш диелгән иде, әлегә бу санның өчтән бере дә булмаган. 

Казанда вакцина ясату мондый темплар белән барса гомум иммунитетка 3,5 айга соңарып ирешәчәкләр. Бу хакта бүген сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов шәһәр мэриясенең киңәшмәсендә белдерде.

"Казанны COVID-19дан саклау өчен 18 яшьтән өлкәнрәк булган 589 мең кешегә вакцина ясатырга кирәк. Безнең бурыч - 2021 елның 1 сентябренә кадәр бу күрсәткечкә ирешү. Бүген вакцина ясатырга теләүчеләрнең күпме кеше булуын карасак, вакциналаштыру темпын исәпкә алсак, без коронавирустан 2021 елның 15 декабрендә генә саклана алачакбыз. Бүгенгә Казанда 187 мең кеше вакцина ясаткан. Бу 60 процентлы күрсәткечнең 32 проценты гына", диде ул.

Казанда вакцина ясатырга тиешле медицина хезмәткәрләренең саны 57 процентка җиткән. 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең бары 23 проценты гына коронавирустан иммунитетлы булган.

"Узган атнада Казанда вакцина ясатучылар артты. Хәтта чиратлар барлыкка килде", диде Казан мэры Илсур Метшин.

Шул ук вакытта Метшин вакцина ясату ихтыяри булырга тиеш дип белдерде. Моңа кадәр Роспотребнадзор Татарстанда да мәҗбүри вакциналаштыру кертү ихтималы бар дип әйткән иде.

5 июльгә Татарстанда COVID-19дан 582 мең кеше вакцина ясаткан. Узган тәүлектә республикада 40 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башланганнан бирле рәсмиләр 547 кешенең үлеме турында хәбәр итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG