Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мәҗбүри вакциналау мәсьәләсе каралырга мөмкин


Марина Патяшина

Рәсмиләр Мәскәүдәге хәл Татарстанга да килеп җитәргә мөмкинлеге турында кисәтә.

Мәскәү һәм Русиянең башка төбәкләрендә эпидемиологик тотрыксызлык Татарстанга да килеп җитәргә мөмкин. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина матбугат очрашуыда белдерде.

"Русиянең 26 төбәгендә, аерым алганда, Мәскәү һәм Петербурда коронавирус йоктыручылар саны арту сәбәпле, Татарстанда да эпидемиологик хәлнең катлаулану куркынычы бар. Вазгыять республикага чит төбәкләрдән керүчеләр аркасында бозылырга мөмкин. Хәзер чикләүләр юк. Вазгыятьнең начарлануын күрсәк һәм вакцина ясатучыларның саны аз булса, профилактик чаралар кертергә мәҗбүр булачакбыз. Бүгенгә яңа кырыс чикләүләр кертергә нигез юк", диде ул.

Патяшина 2020 елда изоляция режимындагы кебек Татарстан чикләрен ябып куярга җыенмауларын әйтте. Шул ук вакытта рәсмиләр Татарстанда да алга таба мәҗбүри вакциналау кертүне кире какмады.

"Бүген әлеге мәсьәлә каралды. Кайбер төбәкләр шундый юлга баса. Без бүгенгә аерым категорияләргә мәҗбүри вакцина ясатырга нигез күрмибез. Шул ук вакытта вакциналау хәзерге кебек акрын барса, өзгәләнүләр артса, без мәҗбүри вакциналауны кертү мөмкинлеген караячакбыз. Бу авыруга тиз бирешүчән кешеләргә, табибларга, укытучыларга, җәмәгать транспортында эшләүчеләргә, хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә, 60 яшьтән өлкән кешеләргә кагыла. Башка төбәкләрдә мәҗбүри вакциналау шундый кешеләргә карала. Әйе, вакцина ясату – ихтыяри эш. Без оешмалардан үз хезмәткәрләренең 60 процентына вакцина ясатуларын үтенеп сорыйбыз", диде Патяшина.


Хәзер кафе, рестораннарга төнге вакытта эшләргә рөхсәт алыр өчен барлык хезмәткәрләренең вакцина ясату шартын куялар. Бүгенгә Роспотребнадзорга 19 гариза кергән. 9 ашханәгә рөхсәт бирелгән, 8 оешма кире кагылган.

Бүгенгә Татарстанда 447 мең кеше вакцина ясаткан. Бу республикада яшәүче өлкәннәрнең нибары 15 процентын тәшкил итә.

Узган тәүлектә Татарстанда 31 кешедә коронавирус очрагы рәсмән ачыкланган, 13 кеше хастаханәгә салынган. Пандемия башланганнан бирле республикада COVID-19дан рәсмән 523 кешенең үлеме турында хәбәр иттеләр.

16 июньнән Русиянең кайбер төбәкләрендә коронавируска каршы мәҗбүри вакциналау тәртибе кертелде.

18 июньдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада санитар-эпидемиология таләпләрен кырыслату карарын имзалады. Шулай ук Башкорстанда 22 июньнән кеше күп йөри торган җирләргә, мәйданнарга, парк, шәһәр бакчаларына барудан тыелырга киңәш ителә.

Reuters Дөньяда коронавирустан үлүчеләр саны 4 миллионнан артып китүен белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG