Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Петербурдагы баш консулы Мәхмәт Йорулмаз ковидтан үлгән


Мәхмәт Йорулмаз
Мәхмәт Йорулмаз

Аңа 57 яшь иде. Төркиянең Петербурдагы баш консулы итеп 2020 елда билгеләнде.

Төркиянең Петербурдагы баш консулы Мәхмәт Ферһан Йорулмаз вафат булды дип хәбәр итте Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы.

"Кызганычка, бездән Петербур баш консулы Мәхмәт Ферһан китте. Гаиләсенең кайгысын уртаклашам", дип язды Чавушоглы Твиттерда.

Төркиянең Казандагы баш консуллыгында Азатлыкка белдерүләренчә, Мәхмәт Йорулмаз коронавирус белән авырган булган. "Мәхмәт Ферһан Йорулмаз бик кызганыч вафат булды. Ковид йоктыргач ул бер атна хастаханәдә дәваланды. Хастаханәгә яткач телефоннан шалтыратып хәлен белдем. Хәлем әйбәт, тиздән чыгармын инде дип әйткән иде. Ахырдан аның реанимациягә күчерүләрен әйттеләр.

Бик тырыш дустыбыз иде. 2020 елның 14 нче октябреннән бирле Петербур баш консулы булып эшләде. Күп мәртәбәләр телефоннан сөйләштек. Уртак мәдәни чараларны планлаштырдык. Казанга да чакырган идем. Әмма күрешеп булмады. Аның вафаты Төркия тышкы эшләр министрлыгы өчен бик зур югалту булды", дип белдерде Казандагы баш консул Исмәт Эрикан.

Йорулмаз 1964 елда туган. Төркиянең Петербурдагы баш консулы итеп 2020 елда билгеләнгән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG