Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора" хокукчылары мәхкәмә утырышларында ТИҮне якламаячак 


  Алексей Златкин һәм Фәрит Зәкиев
  Алексей Златкин һәм Фәрит Зәкиев

ТИҮгә каршы ачылган мәхкәмә эшләрендә оешманы адвокат Алексей Златкин яклаячак. "Агора" хокукчылары ТИҮ белән уртак тел таба алмау сәбәпле, утырышларда иҗтимагый үзәкне яклап катнашмаячак. 

5 июльдә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Казанда Сәетгалиев урамындагы бинасында Татарстан югары мәхкәмәсенең ТИҮне экстремистик оешма дип тану эшенең яңадан башлануына кагылышлы матбугат очрашуы үтте.

Журналистлар белән очрашуда ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев һәм ТИҮнең адвокаты Алексей Златкин катнашты.

Зәкиев матбугат әһелләре белән очрашуның максаты – ТИҮгә каршы ачылган мәхкәмә процессына карата иҗтимагый үзәкнең фикерен киң җәмәгатьчелеккә җиткерү диде.

"Әлеге мәхкәмә турында халык күбрәк белсен һәм безгә карата ачылган мәхкәмә эшенең Татарстан президенты һәм республика өчен оят һәм хурлык булуын аңласын иде", диде ул.

Очрашуда ТИҮне "Агора" хокук яклау оешмасы юристлары якламаячагы хәбәр ителде. Моңа кадәр мәхкәмә утырышларында ТИҮне "Агора" юристлары яклаячак, дип әйтелгән иде, әмма 1 июльдәге утырышта алар булмады.

"Без "Агора" хокукчылары белән утырып сөйләштек. Ләкин уртак тел таба алмадык. Шуңа күрә "Агора" ТИҮне мәхкәмә утырышларында якламаска булды. ТИҮ адвокаты Алексей Златкин һәм "Агора" оешмасы хокукчыларынын позицияләре туры килмәү сәбәпле, "Агора" бу эштә катнашмаячак", дип җиткерде Зәкиев.

15 июньдә "Агора" юристлар берләшмәсе җитәкчесе Павел Чиков Татар иҗтимагый үзәген экстремист дип тану мәхкәмәсендә "Агора" юристлары катнашачак дип белдерде.

Чиков Татар иҗтимагый үзәге әгъзаларының беркемгә дә бернинди дә зыяны юк, алар көч куллана торган оешма түгел, дип ассызыклаган иде.

1 июльдә Татарстан югары мәхкәмәсендә Бөтентатар иҗтимагый үзәген экстремистик оешма дип тану эше дәвам итте. Татарстан прокуратурасы эшкә бәйле яңа документлар китерде. ТИҮ юристы Алексей Златкин аның белән танышу өчен вакыт кирәклеген әйтте.

Нәтиҗәдә хөкемдар мәхкәмәне 7 июльгә күчерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG