Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарстанның элеккеге вице-премьеры Илшат Фәрдиевның кызы Мәскәүдә юл казасында үлгән


Илшат Фәрдиев (уңда)
Илшат Фәрдиев (уңда)

Алсу Фәрдиева самокатта барганда аны машина бәрдергән.

Мәскәүдә юл казасында Татарстанның элеккеге вице-премьеры, хәзер "Сетевая компания" җитәкчесе Илшат Фәрдиевның 30 яшьлек кызы Алсу һәлак булган. Бу турыда федераль медиалар яза.

Тәртип саклау оешмасы вәкилләре мәгълуматынча, Алсу Фәрдиева самокат белән йөргәндә, Моcфильм урамында казага очраган. Ул машина юлын кызыл утка чыккан вакытта БМВ автомобиле аны бәргән дип хәбәр итә Вести.ру. Кыз шунда ук үлгән.

Татарстан басмалары бу хакта язмады. РИА Новости искәртүенчә, Казан мэриясе сайтында кайгы уртаклашу чыккан булган, ләкин соңрак ул алып куелган.

Алсу Фәрдиева "Чаллы-бройлер", "Нигез", "Рубаи" кебек ширкәтләрнең гамәлгә куючысы булган. Илшат Фәрдиев башта Чаллы шәһәр депутаты, аннары Татарстанның энергетика министры, соңрак вице-премьеры булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG