Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Казанда 175нче мәктәптәге атышка бәйле тагын ике кеше гаепләнә


175 гимназия коймасы
175 гимназия коймасы

Мәктәпнең иминлеген тәэмин итүче ширкәт мөдире һәм сыйныфларга игъланнар җиткерү җиһазлары өчен җавап бирүче инженерга каршы җинаять эше ачылган.

Казанның 175нче мәктәбендә атыш белән бәйле рәвештә тагын ике кеше җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин, аларга "кеше үлеменә китергән, иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү" маддәсе белән эш ачылган. Бу турыда "Бизнес Online" үз чыганакларына таянып яза.
Басма хәбәр иткәнчә, "Ваша безопасность" ширкәте баш мөдире Сергей Иванов гаепләнә, ул ФСБның Татарстандагы элеккеге җитәкчесенең улы белән бәйле булырга мөмкин диелә. Әлеге ширкәт гимназия ишекләренең тиешенчә бикләнүе өчен җавап биргән, әмма атыш вакытында ишекнең магнит биге эшләмәгән диелә. Мәхкәмә карары белән Сергей Иванов 4 сентябрьгә кадәр өй сагына куелган дип хәбәр ителә.

Шулай ук мәктәп эчендә аудио игъланнар бирү системы төзеклеген тикшереп торырга тиеш булган инженер Марат Җиһаншин да гаепләнә. Атыш вакытында бер сыйныфта аудио системы эшләмәгән, шуңа күрә бу сыйныф ишеген бикләп куймаган, үтерүче анда керә алган.

Казанның 175нче гимназиясендә атыш 11 майда булды. 19 яшьлек Илназ Галәвиев мәктәпкә һөҗүм итеп, 9 кешене үтерде, ике дистәдән артык кеше яраланды. Ул әлегә тикшерү изоляторында утыра.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG