Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һаити президенты Жовенель Моиз үз йортында атып үтерелгән


Жовенель Моиз
Жовенель Моиз

Моизга 2018 елда да атканнар иде, ул вакытта президент исән калды.

Һаити президенты Жовенель Моиз үз йортында билгесез кешеләр тарафыннан атып үтерелгән. Аның хатыны Мартина яраланган дип хәбәр итте илнең элекке премьер-министры Клод Жозеф. Ул Һаити башлыгы вазифаларын башкара башлау турында белдерде.

Дүшәмбе Жозеф урынына хөкүмәт рәисе итеп Ариэль Анри билгеләнгән.

Һаити - дөньяда иң хәерче илләрнең берсе. Хакимият коралланган бандитлар кулында булган урамнарда тәртип оештыра алмаганы өчен тәнкыйтьләнә. 53 яшьлек Моиз хакимияткә президент сайлау нәтиҗәсендә 2016 елда килде.

  • 2018 елның октябрендә дәүләткә нигез салучы Жан-Жак Дессали үлеменә 212 ел тулу тантанасында Моизга атканнар иде. Президент җитди зыян күрмәде, аны имин урынга алып киттеләр. Президентның өч сакчысы яраланды.
  • Февральдә Һаити хакимиятләре президентны үтерергә теләүдә һәм дәүләт түнтәрелеше әзреләүдә гаепләп 23 кешене, шул исәптән Югары мәхкәмә хөкемдарын кулга алды дип яза BBC.
  • Мартта Һаитида Моизның конституциягә тәкъдим иткән үзгәрешләренә каршы протест чаралары узды. Тәкъдимнәр арасында премьер-министр һәм Сенат - парламентның югары пулатын бетерү һәм президентка биш еллык ике мөддәт рөхсәт итү бар иде (әлеге вакытта мөддәтләр арасында вакыт аралыгы булырга тиеш). Референдум 27 июньгә планлаштырылды, әмма билгесез вакытка күчерелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG