Accessibility links

Кайнар хәбәр

Nature "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге һәм иминлеге турында мәкалә чыгарды


Әмма шул ук вакытта кеше организмына булган сирәк йогынтысы турында мәгълүматның сыйфатлы җыелуына бәйле сораулар кала диелә.

Nature абруйлы фәнни журнал Русия һәм башка илләрдән алынган мәгълүматлар "Спутник V" вакцинасының имин һәм нәтиҗәле икәнен күрсәтә дип язып чыкты. Әмма шул ук вакытта кеше организмына булган сирәк йогынтысы турында мәгълүматның сыйфатлы җыелуына бәйле сораулар кала диелә. Журналда материал күзәтү буларак бирелә, ул рецензияләнгән фәнни мәкалә түгел.

Русиянең "Спутник V" вакцинасы дөньядә COVID-19га каршы беренче теркәлгән вакцина булды, ул 70ләп илдә кулланыла. Ләкин әлегә кадәр аны Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы хупламады. Чит илләрдәге күп кенә эпидемиологлар Русия вакцинасын кешеләрдә сынауның беренче һәм икенче фазасын үткәнче теркәү өчен тәнкыйтьләделәр.

Майда дөньяда иң абруйлы The Lancet медицина журналында "Спутник V" вакцинасы турында мәгълүмат шикле дигән мәкалә дөнья күргән иде. Аерым алганда, Русиядә җитештерелгән "Спутник V" (ГамКовидВак) коронавирус вакцинасы клиник сынауларының өченче өлеше турындагы мәгълүмат һәм аның нәтиҗәле, куркынычсыз булуы хакында нәтиҗәләренә җитди шик белдерелә. Бу хакта төрле илләрдән эпидемиология һәм биология галимнәре уртак мәкаләсендә язылды.

Башка илләрдә тикшеренү нәтиҗәләре барлыкка килү белән Русия вакцинасының нәтиҗәлегеле турында шикләр тарала барды диелә Nature мәкаләсендә.

Мәкалә авторлары Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Аргентинада җыелган мәгълүмаларга таянып вакцинаның нәтиҗәлелеге турында белдерә. Әмирлекләрдә вакцинаның нәтиҗәлелеген 81 мең кешедә тикшергәннәр. Русия вакцинасының нәтиҗәлегеле COVID-19 симптомнарына каршы торуда 97,8 процент, авыр хәлләрне кисәтүдә 100 процент тәшкил иткән.

Аргентина сәламәтлек саклау министрлыгында "Спутник Лайт"ның бер дозасы симптомнарны 78,6 процентка киметә, ә хастаханәгә эләгүләрне 87,6 процентка диләр. Мәгълүмат 60 яшьтән 79 яшькәчә 40 меңнән артык вакцина алган һәм 146 мең вакцина алмаган кешене тикшерүгә нигезләнгән.

Мәкаләдә шулай ук беренчел хисапларга караганда, бер генә илдә дә "Спутник"тан соң тромб барлыкка килү очраклары күзәтелмәгән диелә.

Әлеге вакытта "Спутник V" 67 илдә кулланыла, әгәр нинди дә булса җитди начар йогынтысы барлыкка килә икән, ул тиз арада билгеле булачак диелә мәкаләдә.

Nature сораштырган экспертлар Дөнья сәламәтлек оешмасының һәм Европа медицина агентлыгының әлегә кадәр Русия вакцинасын теркәмәүне Русиядә аны куллануның организмга тискәре йогынтысын тикшерүгә бәйле шикләр булырга мөмкин дигән.

Дөнья сәламәтлек оешмасы хуплавы вакцинаны күбрәк илләргә таратуда хәлиткеч роль уйный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG