Accessibility links

Кайнар хәбәр

Lancet-та чыккан мәкаләдә "Спутник V" вакцинасы турында мәгълүмат шикле диелә


Галимнәрнең төп дәгъвасы - сынаулар хакында җитәрлек мәгълүмат халыкка чыгарылмау.

Русиядә җитештерелгән "Спутник V" (ГамКовидВак) коронавирус вакцинасы клиник сынауларының өченче өлеше турындагы мәгълүмат һәм аның нәтиҗәле, куркынычсыз булуы хакында нәтиҗәләренә җитди шик белдерелә. Бу турыда төрле илләрдән эпидемиология һәм биология галимнәре уртак мәкаләсендә язып чыккан. Элеге мәкалә дөньяда иң абруйлы The Lancet медицина журналында дөнья күргән.

Ачык хатта галимнәр (араларында Русиядән белгеч тә бар) шушы ук журналда элек басылып чыккан вакцинаны сынау турында мәгълүматны анализлаган. Вакцинаны эшләгән Гамалея институты Спутникның нәтиҗәлелеге 91 прценттан артып китә, дип белдергән. Абруйлы медицина журналында басылып чыккан бу мәгълүмат Русия хакимияте өчен дә, дөнья илләре сәясәтчеләре, шул исәптән Европа берлеге өчен дә Русиядә чыккан препаратның ышанычлы булуы турында әйтергә нигез биргән. Дистәләрчә ил әлеге вакцинаны сатып алу хакында килешүләр төзегән, гәрчә, башка вакциналардан аермалы булларак, Спутник Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан рәсми хупланмаган булса да.

Мәкалә авторлары вакцина эшләүчеләр биргән мәгълүматта бер-берсенә туры килмәгән җирләре бик күп дип белдерә. Кайбер җирләрендә шикле туры килүләр бар – мәсәлән, рәсми белдерелгәнчә, вакцина барлык төр яшь категорияләрендә дә бер үк төрле диярлек нәтиҗәлелек күрсәткән. Өченче баскыч сынаулар ничек барганы ачык күренми, бу сынаулар уздыруның төгәл кагыйдәләре дә юк диелә. Ләкин иң зур шик чыганагы – сынаулар хакында берничә төр мәгълүмат халыкка чыгарылмаган, бу мәгълүмат булмаган очракта сынауларның нәтиҗәләрен объектив бәяләү мөмкин түгел, ди авторлар.

Моңа кадәр дә хат авторлары төркеме Спутникның беренче һәм икенче баскыч сынауларының нәтиҗәләрен шик астына куйган иде.

Вакцинаны эшләүчеләр The Lancet журналына язып, мәкаләдә китерелгән дәлилләрне тәнкыйтьләп чыкты. Алар Спутник V вакцинасының "курынычсыз һәм иммуноген булуы күп санлы тикшеренүләр белән расланган", шул исәптән әлеге препарат белән киңкүләм вакциналау бара торган Аргентинада, дип белдерә. Шулай ук алар тиешле мәгълүматны бирмәүләрен дә кире кага.

  • Русиядә уйлап табылган "Спутник V" вакцинасы 50 дән артык илдә теркәлгән. Русиядән кала, аны Аргентина һәм Сербиядә киңкүләм вакциналауда кулланалар. Европа берлеге хәзерге вакытта аны өйрәнә. Европадагы җаваплы оешма расласа, берничә ил аны сатып алырга әзерлеген белдергән иде. Хәзергә бары Маҗарстанда гына бу препарат белән вакциналау бара. Словакиядә аны сатып алу сәяси җәнҗал чыгарды, җитмәсә, Словакиядәге фармацея агентлыгы аларга китерелгән "Спутник V" The Lancet журналында тасвирланган вакцинадан аерыла дип белдерде, Русия ягы моны кире кага.
  • Аннан алда Бразилия дә Русия вакцинасы турында мәгълүмат дөреслеккә туры килми дип белдереп, аны теркәүдән баш тарткан иде. Бу Русия ягының ачуын чыгарды.
  • Русия тышкы эшләр министрлыгы "Спутник V" вакцинасына каршы планлы кампания бара, анда Көнбатыш медиалары катнаша дип сөйләп килә. Боларны әйткәндә Русия хакимияте The Lancet журналында басылган мәгълүматны иң зур дәлил буларак куллана.
XS
SM
MD
LG