Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Әлфия Авзалова үзәге ачылды


Әлфия Авзалова үзәге ачылу вакытында
Әлфия Авзалова үзәге ачылу вакытында

Ул "Туган авылым" комплексында урнашкан.

7 июльдә Казанда халык җырчысы Әлфия Авзалова исемендәге үзәк ачылды. "Туган авылым" комплексында аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иттеләр.

Үзәк тулысынча реконструкцияләнгән һәм җиһазландырылган. Монда Әлфия Авзалованың шәхси әйберләре, сирәк артефактлары, сәхнә киемнәре, фото, аудио һәм видео язмалары тәкъдим ителгән. Үзәге татар мәдәнияте, гореф-гадәтләрен үстерү максатыннан булдырылган, диелә Татарстан рәсми сайтында. Әлеге мәркәзгә Русия һәм чит ил кунакларын да җәлеп итәргә уйлыйлар.

Алга таба Авзалова үзәгендә җыр, бию, нәфис сүз буенча остаханәләр оештырырга ниятлиләр.

Ике ел элек татар җәмәгатьчелеге Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова исемнәрен Казан үзәгендәге урамнарга бирергә өндәсә дә, хакимият бу карардан баш тартты. Мәшһүр җырчыларның исеме Казан үзәгеннән читтә урнашкан "Салават күпере" микрорайоны урамнарына бирелде. Шул ук елны җырчы Салават Фәтхетдинов Казан Кирмәне янында Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловага һәйкәл куярга тәкъдим иткән иде. Нәтиҗәдә, Авзалова сыны ул җирләнгән Казанның Яңа Бистә зиратында урнаштырылды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG