Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курорт сезонында Кырымда коронавирус йоктыручылар саны рекордлы дәрәҗәдә арта


Читтән Кырымга килүчеләр арасында коронавирус йоктыручылар саны узган атнага караганда өч тапкыр арткан.

Русия аннексияләгән Кырымдагы Роспотребнадзор җитәкчесе Наталья Пеньковская белдерүенчә, соңгы атнада коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны ярымутрауда 28 процентка арткан.

"Соңгы өч атнада ковидтан үлүчеләр саны 62 процентка артты, Кырымда бу авыруның hиндстан штаммы таралган. Авыручыларның иң зур үсеше Кефе (Феодосия) һәм Судак шәһәрләрендә теркәлде", диде Пеньковская.

"Соңгы атнада 2221 кеше инфекцияне йоктырды, 54 кешенең үлеме теркәлде. Соңгы өч атнада исә коронавирус белән авыручылар саны 200 процентка артты", дип хәбәр итте коронавируска каршы оператив штаб утырышында Кырымның Мәскәүдән куелган башлыгы Сергей Аксёнов. Пандемия башыннан Кырымда коронавирустан 1559 кеше үлгән.

Авыручылар саны артуга, июль башында Кырымның төрле төбәкләрендә (Керич, Ялта, Бакчасарай, Җиде Кое, Курман районнарында) көчле су ташкыннары сәбәпле инфраструктура җимерелүгә, диңгез буендагы күп кенә пляжлар чиста булмау аркасында ябылуга карамастан, хакимиятләр курорт сезонына ял итүчеләрне чакыруны дәвам итә.

Читтән Кырымга килүчеләр арасында коронавирус йоктыручылар саны узган атнага караганда өч тапкыр арткан. Бу май аеннан башлап иң зур күрсәткеч. Болай дәвам итсә, без читтән ял итәргә киләчәк балалар төркемнәрен кабул итүне туктатырга, балалар ялын август аенда ябу мәсьәләсен карарга мәҗбүр булачакбыз, диде Наталья Пеньковская.

Аксёнов исә, ашату һәм ял итү урыннары 23 сәгатькә кадәр эшләү тәртибен бозган очракта, аларның электр һәм су үткәргечләрен кисәбез дип кисәтә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG