Accessibility links

Кайнар хәбәр

Англия җыелмасы тарихта беренче тапкыр Евро финалына чыкты


Финалда такым Италиягә каршы уйнаячак.

Англия җыелма такымы 7 июль кичендә узган ярымфиналда Дания такымын 2:1 исәбе белән җиңеп, финалга узды. Уен Лондонның "Уэмбли" стадионында үтте.

Исәпне 30нчы минутта Дания уенчысы Миккель Дамсгор ачты. Тугыз минут соңрак Дания җыелмасы капитаны Симон Кьер үз капкасына автогол кертте. Евро-2020дә инде барлыгы 11 автогол булган.

Уенның төп вакыты 1:1 исәбе белән тәмамлангач, өстәмә вакыт бирелде. 104нче минутта Дания капкасына пенальти билгеләнде. Аны Һарри Кейн башкарды. Дания капкачысы һөҗүмнән якланса да, Кейн кире тупны алып, гол кертә алды.

Англия җыелмасы ике тапкыр (1968, 1996) Европа беренчелегенең бронза призеры булган, моннан тыш алар 1966 елгы дөнья беренчелегендә җиңгән. Европа чемпионаты финалына Англия җыелмасы тарихта беренче тапкыр чыкты.

Финалда Англия Италия белән көч сынашачак. Элегрәк Италия җыелмасы финалга матчтан соңгы пенальти серияләрендә Испанияне җиңеп чыкты.

Евро-2020 финалы якшәмбе, 11 июльдә "Уэмбли" стадионында узачак.

Футбол Европа чемпионаты коронавирус пандемиясе сәбәпле бер елга күчерелгән иде. Аның исеме барыбер "2020" булып калды. Турнир 11 илдә уза.

Беренчелектә COVID-19 аркасында махсус чикләүләр эшли. Ярышларны уздыручы шәһәрләр кемнәрне стадионга кертү турында үзләре хәл итә, ә җанатарларга матчлар алдыннан тест бирергә кирәк. Әмма күрелгән чараларга карамастан, экспертлар Евро-2020дән соңы коронавирусның яңа дулкыны булырга мөмкин дип исәпли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG