Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан Михеев һәм Миңнеханов Forbes-ның иң бай түрәләр 100-легенә кергән


Рөстәм Һәм Гөлсинә Миңнехановлар
Рөстәм Һәм Гөлсинә Миңнехановлар

Татарстан президенты хатыны Гөлсинә Миңнеханова бай түрә хатыннары арасында 14нче урынга чыккан.

Forbes Русиядә дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең байлыгы рейтингын төзегән. Татарстан дәүләт шурасы депутаты, Татарстанда "Гадел Русия" фиркасе бүлеге җитәкчесе Алмир Михеев 258,48 млн кереме белән 2020 елда керемнәр рейтингында 51нче урынга чыккан. Михеев медицина эшләнмәләре һәм материаллары белән шөгыльләнә торган "Анатомика" ширкәте хуҗасы. Моннан тыш, аның 43 күчемсез милек берәмлеге бар диелә.

Рейтингта 63нче урында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, аның гаилә кереме 221,42 млн сум булган, ул акчаларның күпчелеген Миңнехановных хатыны Гөлсинә китергән диелә.

Шул ук Forbes бәяләмәсенә карый, Гөлсинә Миңнеханова 2020 елда 213,18 млн акча тапкан, бу күрсәткече белән ул Русиядә дәүләт хезмәтендәге кешеләрнең хатыннары (ирләре) арасында 14нче урынга чыккан.

Гөлсинә Миңнеханова "Лучано" матурлык салонының 51% өлешенә хуҗа. 2019 елда ул 480,8 млн сум керем алган булган. 2016 елда Гөлсинә Миңнеханова "Лучано"ның 49% өлешен 2,2 млрд сумга Русия миллиардеры Рубен Варданянга саткан иде.

2020 елның сентябрендә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный такымы әлеге килешү алыш-биреш булмыйча, чын мәгънәсендә зур күләмле ришвәт дип белдерде."Лучано" спа-коплексында өлешләр сатып алу аркылы Варданян Миңнехановка барлыгы 43,4 миллион доллар күләмендә ришвәт биргән диде тикшеренү авторлары.

Русия түрәләренең хатыннары зур керемнәр алуы гадәти күренешкә әйләнде. Мәсәлән, Казан мэры Илсур Метшинның хатыны Гөлнара Метшина 2018 елда иреннән 11 тапкыр күбрәк акча тапкан диелде. Метшин барлыгы 5,3 млн акча эшләсә, хатыны гаиләгә 59 млн сумнан артык акча китергән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG