Accessibility links

Кайнар хәбәр

Июньдә Русиядә инфляция биш еллык рекордны узып киткән


Июнь аенда Русиядә еллык инфляция 6,5 процентка менгән.

Русиядә еллык инфляция июнь аенда 6,5 процентка җиткән, майда ул 6 процент булган. Бу Росстат саннарыннан күренә. Соңгы тапкыр шундый күрсәткеч 2016 елның маенда булган, ул вакытта инфляция 6,9 процентка җиткән.

Азык-төлеккә бәяләр 7,9 процентка үскән, ә калган төр тауарларга бәя арту 7,04 процент булган. Барыннан да биргәк яшелчәләр һәм төзелеш материаллары кыйбатланган дип билгеләп уза РБК.

Чөгендер майга караганда 58 процентка, кишер - 37, бәрәңге 20 процентка кыйбатланган диелә. Төзелеш материаллары 23 процентка үскән.
2020 елда Русиядә инфляция соңгы дүрт елда иң көчлесе булды, 4,9 процент тәшкил итте. Татарстанда азык-төлек бәяләре 7,5 процентка кыйбатланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG