Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда бер елда азык-төлек 7,5 процентка кыйммәтләнгән


Русиядә инфляция соңгы дүрт елда иң көчлесе булып, 4,9 процент тәшкил иткән.

2020 елда Русиядә тауарлар һәм хезмәтләрнең бәяләре гомумән алганда 4,2 процентка кыйммәтләнгән. Татарстан статистика идарәсе мәгълүматынча, барыннан да ныграк азык-төлек кыйммәтләнгән, ел эчендә аларның бәяләре 7,5 процентка кыйммәтләнгән.

Азык-төлек булмаган тауарлар узган елның гыйнвары белән чагыштырганда 5,3 процентка кыйммәтләнгән, ә хезмәтләр 2 процентка үскән.

Росстат саннарынча, Русиядә 2020 елда бәяләр иң кирәкле азык-төлеккә ныграк үскән, ә инфляция соңгы дүрт елда иң зур күрсәтечкә менгән һәм 4,9 процент тәшкил иткән.

Ризык бәяләренең артуын туктату өчен Русия хөкүмәте кайбер төр азык-төлеккә (үсемлек мае, шикәр) бәяләрне туңдыру турында карар да чыгарган иде.

Икмәккә бәя үсмәсен өчен Русия хөкүмәте тегермән тарттыручыларга һәм икмәк пешерүчеләргә ярдәмгә Русия төбәкләренә 4,7 миллиард сум бүлгән. Татарстанга бу акчадан 65,9 миллионы бирелде. Әлеге ярдәм икмәккә һәм камыр ризыкларына бәяне тотрыклырак итәргә булышыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG