Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә фәкыйрьләр өчен "азык-төлек" карталары кертү мәсьәләсе карала


Хезмәт хаклары кимү һәм эшсезлек вакытында бәяләр арту халыкның тагын да ярлылануына китерер дип фаразлана.

Русиядә соңгы арада төп азык-төлеккә бәяләр арту сәбәпле, керемнәре аз булганнарга азык-төлекне карталар белән бирергә, социаль тукландыру оештырырга тәкъдим ителде. Бу тәкъдимне Җәмәгать пулатының агросәнәгать комплексы үсеше комиссиясе җитәкчесе Юлия Оглоблина Русия хөкүмәтенә юллаган.

Оглоблина фикеренчә, илдә хезмәт хаклары кимегән һәм эшсезлек арткан чорда бәяләр кыйммәтләнүенә юл куярга ярамый. Ул хөкүмәтнең шикәргә һәм көнбагыш маена бәяләрнең югары ноктасын чикләргә мәҗбүр булуын искәртә, әлеге чикләүнең өч айга гына кертелүен, аннан соң бәяләр тагын үсеп китәргә мөмкинлеген әйтә. Шул сәбәпле, хөкүмәткә аз керемлеләрне азык-төлек карталары, социаль тукландыру яки иң кирәкле тауарлар белән тәэмин итү турында уйларга кирәк дип яза Оглоблина.

Декабрь башында Русиядә "социаль әһәмиятле" азык-төлек тауарларына бәяләр тагын күтәрелде. Шикәр – 71,5 процентка, көнбагыш мае – 23,8 процентка, он – 12,9 процентка, токмач – 10,5 процентка, икмәк – 6,3 процентка кыйбатланды. Бу саннар Русия президенты Владимир Путинның икътисад киңәшмәсендә яңгырады. Путин әлеге ризык төрләренең Русиядә җитештерелүен искәртеп, аларга бәя арту доллар кыйбатлану яки коронавирус белән бәйле түгел дип белдерде. Бу ризыкларга илдә дефицит юк диде Путин. Шуннан соң Русиядәге зур сәүдә челтәрләре шикәргә бәяне 45 сумнан, көнбагыш маена 110 сумнан арттырмаска дип килеште.

Моннан тыш, Русия хөкүмәте көнбагышны, ашлыкны чит илгә сатуны киметү өчен экспорт салымы кертте, ашлык сатуның күләмен чикләде.

Сентябрьдә Русия думасы аз керемле гаиләләргә "икмәк карталары" кертү турында канун әзерли дип хәбәр ителде. Азык-төлек сертификатлары яшәү минимумының чиреге (2750 сум) күләмендә булыр дип фаразланды.

Росстат саннарынча, 2020 елның икенче чирегендә Русиядә 20 миллион кешенең кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган. 2020 ел тәмамланганда илдә фәкыйрьләр саны 1,3 миллион кешегә артып, фәкыйрьлек дәрәҗәсе 13,3 процентка җитәр дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG