Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада туып-үскән хоккейчы Михаил Сергачев ике тапкыр Стэнли Касәсенә ия булды


"Тампа" баш тренеры Джон Купер, уенчылар Андрей Василевский, Михаил Сергачёв һәм Никита Кучеров
"Тампа" баш тренеры Джон Купер, уенчылар Андрей Василевский, Михаил Сергачёв һәм Никита Кучеров

Михаил Сергачев Флориданың "Тампа-Бей" такымында Канаданың Монреаль такымын җиңде.

Флориданың "Тампа-Бей Лайтнинг" хоккей такымы Канаданың "Монреаль" такымын җиңеп, Стэнли Касәсен алды. Бу әлеге такымның икенче тапкыр рәттән Илкүләм хоккей лигасының плей-оффта җиңүе.

"Тампа-Бей" такымында Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән Михаил Сергачев та бар. Моңа кадәр Татарстан спортчыларының әлеге бүләкне алганы булмаган. Стэнли Касәсе кысаларында 22 уенда Сергачев өч тапкыр алканы нәтиҗәле тапшырган.

Тампа такымы составында Русиядән тагы ике уенчы – капкачы Андрей Василевский һәм форвард Никита Кучеров та Стенли Касәсенә ия булды.
Кагыйдәләргә ярашлы, Стэнли Касәсен алучы такым уенчыларына бу бүләкне туган шәһәрләренә алып кайтып күрсәтергә рөхсәт ителә. Никита Кучеров – Майкоптан, Андрей Василевский – Төмәннән диелә. Кубок Түбән Камага кайтырмы – билгесез, чөнки быел яңа төр коронавирус пандемиясе аркасында чикләүләр булырга мөмкин диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG