Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөембикә" операсын Европаның 60 илендә туры эфирдан карап булачак 


"Сөембикә" операсы премьерасы
"Сөембикә" операсы премьерасы

2020 елда "Сөембикә" операсын куйган өчен авторлар коллективы Тукай премиясе белән бүләкләнде.

11 июль көнне Европа илләрендә трансляцияләнүче "Mezzo" классик музыка каналында "Сөембикә" операсын туры эфирда күрсәтәчәкләр. Трансляция Казандагы Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән барачак. Туры трансляция Мәскәү вакыты белән 18.30 сәгатьтә башлана (Европа вакыты белән 17.30 сәгатьтә). Спектакльне дөньяның 60 иленнән тамашачылар күрәчәк.

Резедә Әхиярова иҗат иткән "Сөембикә" операсының премьерасы 2018 елның сентябрендә узды. Сюжет нигезендә – XVI гасыр уртасындагы вакыйгалар, Казан ханлыгы тарихында бердән-бер хатын-кыз хаким Сөембикә өлешенә туры килгән авыр сынаулар. Операның өч пәрдәсе Казан, Мәскәү һәм Касыйм шәһәрләрендә бара. Спектакль ике телдә – рус һәм татар телләрендә башкарыла.


Спектакль үзенчәлекле сценография бизәлеше белән аерылып тора. Данлыклы Сөембикә манарасын рәссам Виктор Герасименко гадәти күренешендә түгел, ә аны аударып сурәтләгән, манараның эче еракка китүче тоннельгә әверелдерелгән.

Опера беренче тапкыр күрсәтелгәннән соң ул тәнкыйтькә дә дучар булды. "Патшабикәне мескен образында күрсәткәннәр", "Җәлил театры Мәскәүгә реверанс ясады" диючеләр булды.

"Операның сюжеты тарихи вакыйгаларга нигезләнсә дә һәм аның персонажлары реаль шәхесләр булып торса да, Сөембикә – документаль әсәр түгел. Без, авторлар, тыңлаучыларны мәңгелек темалар белән кызыксындырырга теләдек", дигән иде үтте либретто авторы Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис.

2020 елда "Сөембикә" операсын куйган өчен авторлар коллективы Тукай премиясе белән бүләкләнде.

Бу көнне спектакльдә төп партияләрне Гөлнора Гатина (Сөембикә), Әхмәт Агади (Иван Грозный), Артур Исламов (Кошчак), Филүс Каһиров (Шаһ-Гали), Арслан Сибгатуллин (Үтәмеш), Екатерина Сергеева (Анастасия патшабикә), Юрий Ившин (Серебряный кенәз), Ирек Фәттахов (Бибарс), Венера Ганиева (Үтәмешнең бала багучысы) башкара. Спектакльнең дирижеры – Ренат Салаватов.

Mezzo – классик музыка, джаз, фольклор һәм балетка багышланган француз телеканалы. Ул Европаның 60 илендә күрсәтә.

2013 елның июлендә "Mezzo" телеканалы халыкара Универсиада көннәрендә Казан опера театрында узган "Шаляпин. Нуриев. Казан" фестивале концертын да күрсәткән иде. 2014 елда телеканал Европага "Алтын Урда" балетын трансляцияләде. 2015 елда телеканал "Җәлил" операсын төшереп китте. Соңрак "Җәлил"не дә шулай ук Европа илләрендә күрсәттеләр. 2019 елның июнендә "Шүрәле" балеты "Mezzo" телеканалы тарафыннан яздырып алынган иде. Муса Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театры мөдире Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Азатлыкка ул вакытта сөйләгәнчә, трансляция Татарстан президенты һәм Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

2019 елның ноябре – 2020 ел гыйнварында "Mezzo" Татар опера һәм балет театры спектакльләрен 29 тапкыр күрсәткән, шулардан 15 тапкыры – Фәрит Яруллинның "Шүрәле" балеты булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG