Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Назга сусаган гап-гади хатын-кыз Сөембикә була алмый"


Татар хатын-кыз активистлары "Сөембикә" операсын тәнкыйть итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:16 0:00

Мәрҗәни исемендәге тарих институты бинасында бер төркем җәмәгать эшлеклеләре күптән түгел премьерасы булып узган “Сөембикә” операсы турында сөйләшү үткәрде.

Чараны оештырган, 1995-1999 елларда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булган хокук яклаучы Сүрия Усманова "патшабикәне мескен образында күрсәткәннәр" дип кабатлый-кабатлый әлеге операны тәнкыйть сүзләренә күмде.

Кайбер катнашучылар татар халкында Сөембикәнең бөек бер образ итеп сакланганын, ә куелган әсәрдә патшабикәнең назга сусаган гади хатын-кыз итеп сурәтләнүен әйтеп ризасызлык белдерде.

Тәэминә Биктимерова
Тәэминә Биктимерова

Галимә Тәэминә Биктимерова либретто авторы Ренат Харисны татар халкының тарихын хөрмәт итмәгән автор дип атады: “Ренат Харисны безнең тарихны чын-чынлап хөрмәт иткән автор дип уйламыйм. Аңа үзен күрсәтү кирәк. Тукай операсында да Тукайны мыскыл итеп чыгарды, шуннан сабак алырга тиеш иде ул. Тарихны, Сөембикәнең нинди икәнен аңламаган икән, нигә тотынган бу эшкә? Үзен күрсәтер өчен генә кирәк бу аңа. Аңа Сөембикәнең кем икәне кирәкми, шуңа күрә дә ул аны Шаһгалидән дә мыскыл иттергән, калганнардан да мыскыл иттергән”.

Мондый тарихи әсәр куелганда галимнәр, тарихчылар белән киңәшләшеп эш итү зарур дигән фикерләр дә яңгырады. “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова бу опера Сөембикә символын кечерәйтте дигән фикер җиткерде:

“Татар халкының үз символикалары бар. Мисал өчен, хатын-кыз символы булып Сөембикә тора. Ир-атлар символы итеп Габдулла Тукайны, Муса Җәлилне кабул итәбез. Әлеге операда, патшабикәне гади хатын-кыз итеп күрсәтеп, татар халкында хатын-кыз символы булып торган Сөембикә образын, аның абруен кечерәйттеләр”.

Опера һәм балет театрының чит илләргә дә гастрольләр белән чыгуын истә тотып, әгәр “Сөембикә”не дә алып чыксалар, бу татарларның чын йөзен күрсәтмичә, татар милләтен түбәнсетеп, милләтнең бетәчәген күрсәтәчәк дигән борчулар белдерелде.

Сүрия Усманова
Сүрия Усманова

Ахырда нәтиҗәләр ясалды. Алга таба да татар тарихына тап төшерерлек әсәрләр сәхнәләштерелмәсен өчен театрга буйсынмаган аерым иҗат шурасы булдыру кирәк диделәр. “Сөембикә” дип аталган оешма кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Сүрия Усманова сөйләшүдә яңгыраган тәнкыйть фикерләрен туплап түрәләргә хат язу кирәклеген әйтте. Катнашучылар шулай ук Сөембикәгә багышлап конференция үткәрергә кирәк дигән фикерне дә бертавыштан хуплады.

XS
SM
MD
LG