Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: русияләрнең 32 проценты Навальный оешмаларын эктремист дип тануны хуплый, 27 проценты – хупламый


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Русиядә оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның эшчәнлеген хуплау кими бара.

Русияләр оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный эшчәнлеген торган саен азрак хуплый. Моны Левада үзәге уздырган сораштыру күрсәткән. Сораштыру нәтиҗәләрен "Медуза" китерә (хакимиятләр басманы "ят агент" медиа исемлегенә кертте). 2020 ел сентябрендә Навальный эшчәнлеген русияләрнең 20 проценты хуплаган, 2021 ел июнендә бу сан 14 процентка калган. Навальныйга тискәре мөнәсәбәттә булучылар саны 50 проценттан 62 процентка кадәр үскән.

Респондентларның 32 проценты Навальный оешмаларын экстремист дип тану дөрес дип белдергән, ә 27 проценты дөрес түгел дигән. 33 процент миңа барыбер дип җавап биргән.

Навальный оешмаларын экстремист дип тануга каршы чыгучыларның яшьләр һәм урта яшьтәгеләр арасында күбрәк: 18-24 яшьләр арасында – 33 процент, 25-39 яшьлекләр арасында – 32. Бу карарны хуплаучыларның күбесе 55 яшьтән дә өлкәнрәк (45 процент) диелә.

Сораштыру күрсәткәнчә, Путинны яклаучы респондентлар арасында Навальныйга каршылар да күбрәк, һәм киресенчә.

9 июньдә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Коррупциягә каршы көрәш фонды, "Ватандашлар хокукларын яклау фонды" (икесе дә "ят агент" дип танылган) һәм Навальный штабларын экстремист дип таныды һәм аларның эшчәнлекләрен тыйды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG