Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кубаньга килгән туристларны өч көн эчендә вакцина ясатырга мәҗбүр итәчәкләр


Сочи
Сочи

Ростуризм губернаторга мөрәҗәгать итеп, Краснодар краена туристларны ПЦР-тест белән кертүне сораган иде. 

Краснодар краена августта килгән һәм моңа кадәр COVID-19га каршы вакцина ясатмаган туристлар төбәккә килгәч өч көн эчендә вакцина кадатырга тиеш. Бу хакта край губернаторы Вениамин Кондратьев белдерде.

Июнь башында Кубань хакимиятләре 1 июльдән кунакханәләр, шифаханәләр һәм балалар аланнары ял итүчеләрне тискәре ПЦР-тест нәтиҗәләре яки коронавирустан вакцина ясатылуы турында документ белән кабул итәчәк дип игълан иткән иде. 1 августтан - вакцина белән генә диелде. Әлеге чикләү чаралары турында әйтелгәннән соң, туроператорлар турлардан баш тарту очраклары артты диде һәм ял сезоны өзелү алдында тора дип кисәтте.

Ростуризм губернаторга мөрәҗәгать итеп, Краснодар краена туристларны ПЦР-тест белән кертүне сорады.

Нәтиҗәдә Кубань хакимиятләре чикләүләрне йомшартырга карар иткән һәм коронавирустан вакцинаны ялга килгәч ясарга рөхсәт биргән.

  • Рәсми саннарга караганда, Русиядә соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 25 766 очрагы теркәлгән. Бу 2 гыйнвардан башлап иң югары сан. Ул вакытта 26 меңнән артык очрак теркәлгән иде. Соңгы көндә коронавирустан 726 кеше үлгән. Дүртенче көн рәттән тәүлек саен Русиядә COVID-19дан 700дән артык кеше үлә.
  • Эпидемиологик вазгыятьнең начараюы сәбәпле Петербур хакимиятләре 75 кешедән артык катнашучы булган чараларны тыйды. Шул ук вакытта Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада коронавирус таралу белән бәйле хәл тотрыклылана дип кайбер чикләүләрне йомшартты. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров яңа чикләүләр кертүне 26 июльгә күчерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG