Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров Башкортстанда ковид чикләүләре кертүне 26 июльгә кичектерә


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Кырыслатылган коронавирус чикләүләре башлану көне өченче тапкыр күчерелә. Радий Хәбиров моны "бизнес-җәмәгатьчелек үтенече" белән аңлата.

Башкортстанда җәмәгать туклануы һәм башка төр хезмәт күрсәтү урыннарына керүне чикләүче кагыйдәләр куллана башлау тагын кичектерелгән. Бу турыда Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров белдергән. Аның сүзләренчә, җәмәгать туклануы урыннары (ресторан, кафелар) җитәкчеләре аннан яңа кагыйдәләрне кертү көнен күчерүне сораган. Аңа кадәр кабул ителгән карарга ярашлы, 12 июльдән Башкортстандагы җәмәгать урыннарына (50 кешедән артык сыешлы ябык бүлмәләргә) бары вакцина кадаткан яки коронавирус булмавы турындагы белешмә белән генә кертә башларга тиеш иделәр. Хәбиров белдергәнчә, бу таләп хәзер 26 июльдән генә кертеләчәк.

Радий Хәбиров республикадагы Роскомнадзор бүлегенә әлеге чикләүләрне соңрак кертү мөмкинлеген карауны сорап мөрәҗәгать иткән, ә Роскомнадзор җәмәгать туклануы урыннарында коронавирус таралып китү очраклары теркәлмәде, андый урыннарда чир йоктыру ихтималын раслаучы мәгълүмат юк дип белдергән.
Республиканың ресторан-кафелары хезмәткәрләрен вакциналау эшен алып бара, моңа вакыт кирәк диелә.

Моннан кала, Роспотребнадзор республикадагы оешмалар җитәкчеләренә хезмәткәрләрен 19 июльдә ялга җибәрергә, бу көн өчен хезмәт хакын түләргә тәкъдим иткән. Болай эшләгәндә халык 4 көн рәттән ял итә, чир йогу чылбыры өзелә, халык урамнарга чыгып йөрмичә гаиләсе белән өйдә утырачак диелә.

Башкортстанга чит илдән килүчеләргә ПЦР тест бирү, аның нәтиҗәләре билгеле булганчы изоляциядә тору таләбе көчендә кала.

Кеше соңгы 12 айда коронавирустан вакцина ясаткан булса яки соңгы алты айда COVID-19 белән чирләгән булса, ПЦР-тест ясату таләп ителми.

200 кешедән арткан киңкүләм чараларны республиканың оператив штабы карары белән генә уздырырга була диелә.

Республика халкына кеше күп йөри торган урыннарга, шул исәптән парк, сквер, аллеяларда йөрергә киңәш ителми.

18 июньдә Хәбиров югары әзерлек тәртибе турында фәрманга үзгәрешләр керткән иде. Аңа ярашлы, 22 һәм 29 июньнән кибетләргә, туклану урыннарына, музей, китапханә, мәдәният йортлары кебек җирләргә, шәһәрара автобусларга һәм шәһәр яны поездларына кешеләр вакцина кадату белешмәсе яки тискәре ПЦР-текст белән генә кертә башланачак диелде. Әмма республиканың кайбер районнарында вакцина җитмәү сәбәпле, бу карар башта 5 июльгә күчерелде, соңрак Хәбиров, "ресторан хуҗалары үтенече белән", бу көнне тагын күчерде.

Коронавирус чикләүләре кырыслатылуга карамастан, Башкортстанда 3-10 июлдә 37 илдән җыелган өч меңгә якын артист катнашында халыкара фольклор фестивале уза. Белгечләр мондый чара коронавирус таралып китүгә, хәтта вирусның яңа, "Башкортстан штаммы" барлыкка килүгә дә сәбәп булырга мөмкин дип кисәтте. Бәйрәмгә килгән кунаклар арасында ике делегациядә коронавирус табылды.

Русия рәсми саннарына ярашлы, Башкортстанда COVID-19 барлыгы 42 741 кешегә йоккан, 2099 кеше хәзерге вакытта бу чирдән дәвалана. Барлыгы 635 кеше үлгән. Соңгы ике көндә тәүлегенә алтышар кеше үлүе теркәлгән. Яңа ачыкланган очраклар саны да арта бара, 8 июльгә ул 196 кешегә җиткән. Беренче һәм икенче дулкын вакытында да андый зур тәүлеклек саннар булмады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG