Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУ студентларына стипендия тәкъдим иткән фонд Русиядә "теләнмәгән" дип танылган


Оксфорд Русия фонды озак еллар дәвамында һуманитар өлкәдә укучы студентларга стипендиаль програм тәкъдим иткән. Фонд татар филологиясе бүлеге студентларына да стипендияләр түләгән.

Русия юстиция министрлыгы "теләнмәгән" оешмалар исемлегенә тагын 5 оешманы керткән, аларның дүртесе Михаил Ходорковский белән бәйле.

Исемлектә "Oxford Russia Fund" (Оксфорд Русия фонды) бар. Әлеге фонд дистәләрчә ел дәвамында Русия университетларында һуманитар юнәлештә укучы студентларга стипендиаль програм тәкъдим иткән. Фонд Казан федераль университеты студентларына да стипендияләр тәкъдим итә иде, татар филологиясе бүлеге студентлары да әлеге фонд стипендияләрен алды.

2020-2021 уку елында стипендияне җиңгән студентлар ай саен 8 мең сум күләмендә акча алган. Стипендия яхшы билгеләр алган һәм фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнгән студентларга бирелде. 2020-2021 уку елында стипендия Казан университетының 75 студенына бирелде.

Оксфорд Русия фонды Ходорковский фондына карый. Моннан тыш Русия юстиция министрлыгы исемлегендә "Khodorkovsky Foundation" (Ходорковский фонды), "Future of Russia Foundation" (Русия киләчәге фонды), "European Choice" (Европа карары) һәм Чехиянең "Spolecnost Svobody Informace" (Ирекле мәгълүмат җәмгыяте) оешмалары кергән. Соңгы оешмалардан тыш барлык башка оешмалар Ходорковскийга бәйле.

Русия баш прокуратурасы әлеге оешмаларны "теләнмәгән" дип июнь азагында танырга таләп иткән.

Хәзерге вакытта Русиянең "теләнмәгән" оешмалар исемлегендә чит илләрнең 40 оешмасы кергән.

Июнь башында Русиядә "теләнмәгән" оешмалар турында канун кырыслатылды. Аерым алганда, Русия ватандашларына дөньяның теләсә нинди почмагында бу оешмалар эшчәнлегендә катнашырга тыела. "Теләнмәгән" оешма өчен акча җыйган яки финанс хезмәте күрсәткән очракта бер елдан биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Русиядә шундый оешма булдыручыларга исә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки бер елдан алты елга кадәр төрмә җәзасы бирелергә мөмкин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG