Accessibility links

Русия думасы "теләнмәгән" оешмада катнашучыларны төрмәгә утырту канунын кабул итте


Русия думасы
Русия думасы

Оешма эшчәнлегендә катнашкан өчен зур штраф яки дүрт елга кадәр төрмә җәзасы бирү карала.

Русия думасы "теләнмәгән" чит ил яки хөкүмәттән тыш халыкара оешма эшчәнлегендә катнашкан, аны финанслаган яки оештырган өчен төрмә җәзасы кертүче канунны өченче укылышта кабул итте.

  • Физик затларга, элек шушы ук сәбәп белән штрафка тартылган булса, 300 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр штраф яки бер елдан алып дүрт елга кадәр төрмә, 10 елга кадәр кайбер вазифаларны биләүне тыю җәзасы яный.
  • "Теләнмәгән" оешма өчен акча җыйган яки финанс хезмәте күрсәткән очракта бер елдан биш елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Русиядә шундый оешма булдыручыларга исә 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш яки бер елдан алты елга кадәр төрмә җәзасы бирелергә мөмкин.
  • Шул ук вакытта кеше үз ихтыярый рәвештә андый оешма эшчәнлегендә катнашудан туктаса, яки андый оешманың эшен туктатуга һәм җинаятьне ачарга ярдәм итсә, ул җинаять җаваплылыгыннан азат ителә диелә.

"Теләнмәгән" оешма эшендә катнашкан өчен җәзаны кырыслатучы канун өлгесе Русия думасына 5 майда кертелде. Бу канун өлгесен әзерләгән депутатлар шулай ук "Навальный тарафдарларына каршы канун" дип йөртелгән, экстремист дип танылган оешмага теләктәшлек итүчеләрне намзәт булып теркәлүдән мәхрүм итүче канунны да әзерләгән иде.

Теләнмәгән оешмалар турында канун 2015 елның маенда имзаланды. Документка ярашлы, аларга Русиядә эшләү тыела.

"Теләнмәгән оешмалар" дип баш прокурор яки аның урынбасары фикеренчә "дәүләт иминлегенә һәм конституцион корылышка янаучы", хөкүмәттән тыш теләсә кайсы оешма таныла ала. Исемлеккә кертелгәннән соң, оешманың банк хисаплары туңдырыла. Шулай ук аларның бөтен бүлекләре ябылырга тиеш. Мондый оешмалар белән хезмәттәшлек итү тыела. Канун бозучыларга 500 мең сумга кадәр штрафлар һәм төрмә җәзасы каралган.

2017 елның 26 апрелендә Баш прокуратура Британиядә теркәлгән һәм Михаил Ходорковский белән бәйле булган Open Russia Civic Movement һәм OR (Otkrytaya Rossia) оешмаларын теләнмәгән дип таныды. Русиядәге "Ачык Русия" хәрәкәте һәм шул ук исемдәге иҗтимагый оешма вәкилләре безнең Британиядәге оешмаларга катнашыбыз юк дип әйтеп килде. Моңа карамастан, "Ачык Русия" әгъзалары хакимият тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар булды. 27 майда "Ачык Русия" эшчәнлеген тулысынча туктату турында игълан итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG