Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Татарстанда булган вакцина 4 көнгә генә җитәчәк


Республикада хәзер 66 меңләп вакцина калган.

Татарстанда вакцина җитмәү проблемы кискенләшкән. Булган дозалар дүрт көнгә генә җитәчәк. Бу хакта бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.

"Бүген вакцинага ихтыяҗ артты. Хәзерге темплар дәвам итсә, безгә вакцина китерү эшен активлаштырырга кирәк. Шуңа да тоткарлыклар булуы ихтимал. Бүгенгә республикада 66 мең доза калды. Хәзерге вакциналаштыру темпы белән ул 4 көнгә җитәчәк", диде ул.

Татарстанда бернинди чикләүләр дә алынмаячак. Миңнеханов сүзләренчә, авыр хәлдә авыручылар арткан. Республика хастаханәләрендә өстәмә ятаклар куярга да мөмкиннәр.

"Русиядә хәл аеруча катлаулы, ләкин Татарстанда ул контрольгә алынган. Хәзер начар яңалыклар бар. Кешедә коронавирус йоктырганнан соң була торган инкубацион вакыт кимеде. Вирус тизрәк тарала башлавын әйтәләр. Кызганыч, безнең медицина оешмаларына авыр хәлдә китерелүче авырулар күп. Коронавирус беркая да китмәде", диде президент.

Бүгенгә Татарстанда 655 178 кеше коронавирустан вакцина ясаткан. Бу 60 процент халыкны вакциналаштыру планының 35 процентын тәшкил итә. Узган тәүлектә 16 мең кеше вакцина кадаткан. Шул ук вакытта Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта башлады. Соңгы тәүлектә COVID-19 рәсмән 48 кешедә ачыкланган. Пандемия башыннан республикада үлемнәр рәсми саны 560 очракка җитте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG