Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Росгвардиядә аерым казак бүлекләре төзүне хуплаган


Чаллыда казаклар бәйрәме
Чаллыда казаклар бәйрәме

Бу турыда президентның Төньяк Кавказ федераль бүлгедәге вәкиле Юрий Чайка белдерде.

Русия президенты Владимир Путин Росгвардиядә аерым казак бүлекләре булдыру тәкъдимен хуплады, дип белдерде президентның Төньяк Кавказ федераль бүлгедәге вәкиле Юрий Чайка. Ул моны казак яшьләренең Нальчикта узучы "Казачье единство — 2021" форумында әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

"Алар, безнең уебызча, казак полклары, батальоннары, нәкъ менә казакларныкы гына булачак. Алар казаклар урнашкан, яши торган җирләрдә булачак. Бу безнең фикер, идея. Ул ничек тормышка ашырылыр — әйтүе кыен, әмма аны шул яссылыкта тормышка ашырырга тырышачакбыз", диде Чайка.

Аның фикеренчә,, казаклар Росгвардиянең территориаль бүлеге булырга тиеш. Чайка әйтүенчә, ул бу турыда хат язган һәм президент аны хуплаган.
Казакларны дәүләт корылмаларын һәм тәртип саклауга җәлеп итү тәкъдиме белән Чайка март аенда чыккан иде.

Хакимият соңгы елларда казакларга игътибарны арттыра. Дәүләт милли сәясәте белән шөгыльләнүе барлык диярлек структураларда казакълар белән шөгыльләнүче бүлекләр бар. Дәүләт казак проектларына акчаны мул бирә һәм аларның эшчәнлеген контрольдә тота.

Казаклар белән хезмәттәшлек системы булдыру өчен 2025 елга кадәр федераль бюджеттан 765 млн сум бүлү каралган. Нәтиҗәдә казак оешмалары саны 2017 елда теркәлгән 180 меңнән 2025 елга 206 меңгә җитәргә тиеш.

2018 ел ахырында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда Татарстанда да казакларга күп кенә вазифалар, шул исәптән тәртип саклау эшләрен бирү каралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG