Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөселман яшьләре форумына йөзләп мөслимә җыелды

10 июль көнне Казанда XII мөселман яшьләре форумы ачылды. Чарага Русинең төрле почмакларыннан һәм якын чит илләрдән 100гә якын мөслимә җыелды. Быел мөселман яшьләре форумы егетләр һәм кызлар өчен аерым уза.

7 көн дәвам итәчәк форум быел "Өммәтебез аналары" темасына багышланган. Кызларны бәхетле мөселман гаиләсе моделе белән таныштырачаклар.

XS
SM
MD
LG