Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камал театрына өстәмә бина салыначак


Рөстәм Миңнеханов төзелеш буласы урынны карый

Ул Түбән Кабан күле белән Һади Такташ урамы арасында урнашачак.

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына өстәмә бина салыначак. Әлеге карар кабул ителүе турында бүген Татарстан хакимияте сәхифәсе хәбәр итте.

Яңа бина Һади Такташ урамы белән Түбән Кабан күле арасында урнашачак. Төзелеш булачак әлеге җир кишәрлеген бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов карады. Очрашуда президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бикмәмбәтова, мәдәният министры Ирада Әюпова, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев тә катнашты.

Яңа бинаның проектын халыкара архитектура бәйгесе уздырып билгеләячәкләр. Анда Татарстан архитекторлары да катнашачак диелә. Төзелеш кайчан башланачагы хакында хәбәр ителми.

Камал театрының хәзерге бинасы
Камал театрының хәзерге бинасы

Хакимият сәхифәсе хәбәр иткәнчә, бүген театрның җәмәгать урыны заманча таләпләргә туры килми. Моннан тыш, Камал театрына репетиция үткәрер өчен урын җитми.

Камал театрының хәзерге бинасы 1972 елда салына башлый. Финанс кыенлыклар аркасында төзелеш эшләре бары 1986 елда гына тәмамлана. Хәзерге бина брутализм архитектура стилендә эшләнгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (5)

XS
SM
MD
LG