Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илья Яшин Мәскәүнең Красносельски районы башлыгы вазифасыннан китә


Илья Яшин
Илья Яшин

Вазифасынннан китү сәбәбен Яшин аның оппозиция сәясәтчесе булуы аркасында муниципалитетка прокуратура басымы белән аңлаткан.

Оппозиция вәкиле, Мәскәүнең Красносельски районы башлыгы Илья Яшин үзенең вазифасыннан китүен белдерде. Бу хакта ул Фейсбукта язды.

Бу карарын Яшин прокуратураның муниципалитетка басымы белән аңлаткан. Ул хакимият аның оппозиция эшчәнлеге белән бәйле "сәяси заказ" үти дип саный. "Прокуратура бухгалтерияне һәм аппаратны туктаусыз тикшерүләр белән тинтерәтә. Хезмәткәрләр куәт оешмаларына җавап бирүгә эш вакытларының зур өлешен сарыф итә. Алар безнең дүрт елда төзегәнне җимерергә тели. Үземнән соң хәрәбәләр калдырасым килми" дип язган Красносельски районын 2017 елдан бирле җитәкләүче Яшин.

Ул алга таба муниципаль депутат булып калачагын, бу вазифаны иҗтимагый эш буларак башкарачагын әйткән.

Красносельки районының яңа башлыгы 27 июльдә сайланачак. Яшин бу вазифага аның тарафдарлары депутат Елена Котеночкинаны тәкъдим итәчәкләрен әйтә.
Июнь ахырында Яшинны Мәскәү шәһәр думасына депутатлыкка намзәтлектән алганнар иде. Үзәк сайлау комиссиясе аның Алексей Навальныйны яклавы аркасында "экстремистлык эшчәнлегенә кагылышы булган зат" дип таныган иде. Соңрак мәхкәмә Яшинны өч ел сайлауларда катнашу хокукыннан мәхрүм итте.

"Настоящее время" белән әңгәмәсендә Яшин бу хәлләрне "фашистлык практикасы" дип атады. "Һәр фашист режимына ватандашларның киңкүләм рәвештә ватандаш хокукларын чикләү, башкача уйлаганы өчен ватандаш хокукларына һөҗүм итү хас. Монда нәкъ шул әйбер: мине ярамаган кеше белән хезмәттәшлек итә дип минем сайлану хокукларымны чиклиләр" диде Яшин.

Аңа кадәр Илья Яшинның хатыны Вера Мусаэлян җырлый торган "АлоэВера" төркеменең Казандагы концерты булмый калган иде. Җырчы моны иренең сәяси карашлары белән бәйләде.

Экстремист оешма тарафдарларына сайлануны тыючы канунны Русия думасы май азагында кабул итте. Әлеге канунга ярушлы, экстремист дип танылган оешмаларда торучылар яки аларга теләктәшлек белдерүчеләр биш елга кадәр сайлану хокукыннан мәхрүм ителә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG